Логотип Магариф уку
Цитата:

“Менделеев картасы” проекты эшли башлады

КФУның медиакоммуникацияләр үзәге хәбәр итүе буенча, Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы Фән һәм мәгариф буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Советның фәнни һәм мәгариф өлкәләрендә яшьләр эшләре буенча координация советы белән берлектә талантлы яшьләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән “Менделеев картасы” проектын эшләтеп җибәрде.

«Менделеев картасы» – яшьләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән уникаль мөмкинлекләр бирәчәк масштаблы программа.

«Менделеев картасы» ярдәмендә Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының төбәк һәм йомгаклау этабында җиңүчеләр һәм призерлар, студентлар олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерлар һәм шулай ук аспирантлар, һәм яшь галимнәр, югары белем бирү мәгариф оешмалары һәм дәүләт фәнни оешмаларының 35 яшькә кадәрге хезмәткәрләре партнер компанияләрдән ташламаларга һәм башка льготаларга ия булачак.

 «Менделеев картасы»н алу өчен проект сайтында гариза бирергә, анкета тутырырга, кирәкле документларны беркетергә һәм тикшереп бетергәнне көтәргә кирәк, диелә хәбәрдә.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ