Логотип Магариф уку
Цитата:

Менделеевск сабыйлары химик һөнәрләр белән кызыксына

Моны тормышка ашыру өчен 380 сабыйга исәпләнгән “Крепыш” исемле 12 нче балалар бакчасына капиталь ремонт уздырырга җыеналар.

Һәркемнең үз күңеленә хуш килгән, тормышта үз урынын табарга ярдәм итәрдәй төпле һәм, әлбәттә инде, акчалы һөнәргә ия буласы килә. Тик, ни кызганыч, кайбер егет һәм кызлар арасында да әле, мәктәпне тәмамлап чыкканда да, нинди һөнәр сайлаячагын төгәл ачыклый алмаганнар очраштыргалый шул. Мондый халәтне булдырмый калу һәм кисәтү максатыннан, Менделеевск районы җитәкчелеге, район мәгариф бүлеге, киң җәмәгатьчелек белән берлектә, төрле һөнәрләр белән таныштыруны балалар бакчаларыннан ук башларга булганнар. Ә нинди һөнәрдән башларга? Әлбәттә инде, бу төбәк халкына бик тә таныш булган химик юнәлештәге һөнәрләрдән. Шул җәһәттән, якын киләчәктә Менделеевск каласында химия белән бәйле һөнәрләр белән таныштыруны, химия фәне серләренә төшендерүне күздә тоткан балалар бакчасы пәйда булачак. Моны тормышка ашыру өчен 380 сабыйга исәпләнгән “Крепыш” исемле 12 нче балалар бакчасына капиталь ремонт уздырырга җыеналар. Әлеге проектны быел ук гамәлгә ашырырга керешәчәкләр. Изге ниятләре тизрәк чынга ашасына өмет-ышаныч бар. Ник дисәгез, әлеге бакча халкыбызның сөекле шагыйре Габдулла Тукай урамында урнашкан бит.


Бу бакчада сабыйларны химия фәне белән таныштыру уеннар аша оештырылачак.


Каладагы “Аммоний” акционерлык җәмгыяте “Крепыш” балалар бакчасына капиталь ремонт уздыру өчен акча бүлеп бирде, республика бюджетыннан да финанслау булачак.


Менделеевск сабыйларының химия  фәне белән кызыксынулары көчле. Шунлыктандыр да, күрәсең, “Крепыш” балалар бакчасы коллективы федераль грантны отты да инде.


Таһир САБИРҖАНОВ
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ