Логотип Магариф уку
Цитата:

Менделеевскида Бөтенроссия олимпиадасы узачак

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган фән олимпиадалары исемлеге буенча бу уку елында 87 төрле олимпиада уза. Инде аларның муниципаль, зона, республика этаплары үтте.

Шулар арасыннан химия олимпиадасы аерым урын тота, һәм анда Татарстан укучылары елның-елында яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп килә. Быел исә Бөтенроссия химия олимпиадасы Татарстаныбыз өчен үзгә вакыйгага әверелер төсле. Чөнки ул Татарстаныбызның химиклар каласы дип танылу алган Менделеевск каласында үтәргә тиеш. Беренче тапкыр буларак Менделеевскида 29 февральдән 3 мартка кадәр илебезнең төрле төбәкләреннән җыйналган иң көчле яшь химиклар катнашында химиядән һәм химик технологияләр буенча “Менделеев токымнары” дигән Бөтенроссия олимпиадасы узачак. Аның теоретик һәм эксперименталь турлары әле күптән түгел генә ачылган химия-технология лицеенда үтәчәк.


Олимпиадада катнашучылар «Ижминводы» санаториенда яшәячәкләр. Алар өчен кызыклы мәдәни чаралар, Менделеевск каласы һәм районы буйлап мавыктыргыч экскурсияләр оештыру күздә тотыла.

Таһир САБИРҖАНОВ
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ