Логотип Магариф уку
Цитата:

Менделеевскида спорт гаиләләре ярышты

Менделеевскидагы 12 нче «Крепыш» исемле балалар бакчасы коллективы Гаилә елын “Әти, әни һәм мин – спорт гаиләсе” дигән спорт бәйрәме белән ачып җибәрде. “Химиклар каласының иң яхшы спорт гаиләсе” исемен дәгъвалауда дүрт гаилә катнашты.

Алар өчен берсеннән-берсе мавыктыргыч бәйгеләр тәкъдим ителгән иде. Командаларының исемнәре генә ни тора! Олейниклар гаиләсе командасы – «Молодецлар», Исакаевларныкы – «Яшен», Камашевлар гаиләсенеке – «Спортчылар», ә Трошиннарныкы «Аюкайлар» иде.

Әлеге бәйгенең нәкъ менә Татьяна Голикова җитәкләгән “Крепыш” балалар бакчасында үткәрелүе бер дә очраклы түгел иде. Бу бакча коллективы кайчандыр үзендә тәрбияләнгән кыз-уллары белән хаклы горурлана. Аларның күбесе, тормышта үз урыннарын тапкач та әле, спорттан аерылмыйча яшәүне өстен күрә. Спорт өлкәсендә казанышларга ирешкәннәре дә шактый. Чөнки алар сабый вакытта – шушы бакчага йөргән чакта – дөрес физик чыныгу алганнар, тәрбияче апалары да күңелләрендә спортка мәхәббәт уята алган. Әле хәзер дә бакча җитәкчелеге элекке шәкертләре гаиләләренең күбесе белән тыгыз элемтәдә тора. “Әти, әни һәм мин – спорт гаиләсе” бәйгесендә кунак буларак катнашкан Язилә Гомәрова белән Азат Камашевлар да балачакта шушы бакчага йөргән булганнар. Инде хәзер алар – тхэквондо буенча уздырылган Бөтенроссия һәм халыкара ярышларының күп мәртәбә җиңүчеләре. Элекке шәкертләре арасында горурланырлык хоккейчылары да шактый. Әйтик, Алия Фәрхетдинова бүгенге көндә Мәскәүдәге «Торнадо» дигән хатын-кызлар командасы составында чыгыш ясаса, ә Богдан Борһанов исә Казанның «Динамо» командасы өчен уйный. Аларга багышланган  «Безнең мактаулы шәкертләребез» дигән стенд балалар бакчасы дивары түрендә.  
Бакчаның бүгенге шәкертләре дә алар үрнәгендә спортны үз итүләрен бу бәйге барышында кат-кат раслады: тизлектә дә, җитезлектә дә берсенең дә сынатасы килмәде. Бигрәк тә шар кабарту, туннель аша йөгерү бәйгеләре сабыйлар күңеленә хуш килде.


Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ