Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мирас»та «Кол Шәриф» операсыннан дуэт башкарылачак

Казанда Нәҗип Җиһанов исемендәге «Мирас» татар музыкасы фестивале узачак. Быел фестиваль тугызынчы тапкыр (7, 10, 14 февраль) «Премьералар гына» исеме белән оештырыла.

С.Сәйдәшев исемендәге  Зур концертлар залында узачак фестивальдә  композиторлар Ильяс  Камал, Илһам Байтирәк, Эльмира Галимова, Миләүшә Хәйруллина, Рәшит Кәлимуллиннарның яңа әсәрләре яңгыраячак. 

«Мирас» татар музыкасы проектының фәнни-иҗади җитәкчесе Вадим Дулат-Алеев. 

Исегезгә төшереп узабыз: «МИРАС» фестивале зур музыкаль мирасыбызны, бүгенге композиторлар иҗатын  һәм башкару осталыгын күрсәтү, таныту өчен гамәлгә ашырыла. Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган  профессионалларның киләчәк буыннар өчен татар музыкаль мәдәнияте мирасын формалаштыручы замандашларыбыз эше нәтиҗәсе.

Фестиваль программасында композитор Эльмира Галимованың «Кол Шәриф» операсыннан да кисәкләр яңгыраячак. «Музыканың һәрбер жанрында үземнең фикеремне калдырасым килә, – ди Эльмира Галимова. – «Мирас» фестивале өчен махсус атап язганнары да бар. «Кол Шәриф» операсы пандемия чорында иҗат ителде. Ул дүрт кисәктән гыйбарәт.  Быел операның өч кисәге «Мирас» программасына кертелде.  Сөмбел  Ана һәм Юлбарыс-бәк дуэтын  солистлар Сөмбел Кыямова һәм Айрат Ганиев башкарачак”. 

“Кол Шәриф” операсы – милли рухта иҗат ителгән музыкаль әсәр.  Аның тулы вариантын якын киләчәктә Татарстан сәхнәсендә  күрергә насыйп булсын иде.

“Кол Шәриф – бөек шәхес, Казан ханлыгының зур әһәмияткә ия, символ дәрәҗәсендәге образы. Аның исемен йөрткән мәһабәт мәчетебез дә бар. Әлеге образны мәңгеләштерү, аның тарихын җәмәгатьчелеккә җиткерү төп максатым иде. Кол Шәриф образы музыкада беренче тапкыр тәкъдим ителә”, – ди композитор үзе.

 

Мөршидә Кыямова

Фото РТ Мәдәният министрлыгы сайтыннан алынды

 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ