Мөселман галимнәре киңәште
Башкалабыз Казанда Халыкара ислам конференциясе булып үтте. “Коръән Кәримнең узган һәм хәзерге замандагы тәфсире” дип исемләнгән әлеге киңәшмә өченче тапкыр оештырыла. Алдагы елларда “Коръән...
Башкалабыз Казанда Халыкара ислам конференциясе булып үтте. “Коръән Кәримнең узган һәм хәзерге замандагы тәфсире” дип исемләнгән әлеге киңәшмә өченче тапкыр оештырыла. Алдагы елларда “Коръән һәм пәйгамбәребезнең сөннәте нигезендә ничек терроризм һәм радикализмны профилактикалау”, “Хәрби тема белән бәйле Коръән аятьләрен бүгенге заманнан чыгып тәфсир кылу-аңлату” хакында сөйләшкәннәр һәм бу эшләрнең гамәли юнәлешләрен дә билгеләгәннәр иде. Быелгы тема: “Экстремизмның Коръән аятьләрен дөрес аңламау сәбәпле килеп чыгуы”.
Конференциядә, үз галимнәребездән тыш, Сүрия, Гыйрак, Ливан, Мисыр һ.б. илләрнең дини һәм дөньяви белгечләре катнашты һәм чыгыш ясады.
--
Комментарийлар