Логотип Магариф уку
Цитата:

Муниципаль хезмәткәрләр татар теленә өйрәнә

12 февральдән муниципаль хезмәткәрләр өчен Казан мэриясе тарафыннан оештырылган татар теле курслары башлана. Беренче тапкыр туган телне өйрәнү буенча курслар Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында үткәрелгән иде.

Биредә унике дәрестән торган бер сәгатьлек программа буенча Казан мәктәп укытучылары тел, грамматик, сөйләм нигезләренә өйрәтәчәкләр. Курслар телне өр-яңадан өйрәнергә теләүчеләр һәм дәвам итүчеләр өчен тәкъдим ителә. Укулар 1,5 ай дәвам итәчәк. 

Укырга теләүчеләр, иң элек, сылтама буенча теркәлергә тиеш. Бу курсларга эләгә алмаган казанлылар татар телен җәй һәм көз айларында үткәреләчәк курсларда өйрәнә ала.

Укулар тәмамланганнан соң, һәркемгә таныклыклар биреләчәк. Ә иң яхшы укыган, курсларны уңышлы үткән хезмәткәр истәлекле бүләкләргә дә ия булачак.

Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ