Логотип Магариф уку
Цитата:

Музейда Җиңү байрагы тәкъдим ителәчәк

Чара Җиңү бәйрәменә багышлана.

6 майда Татарстан Республикасы Милли музеенда «Байрак – Җиңү символы» дигән традицион акция узачак. Чара Җиңү бәйрәменә багышлана. 

Музей фондларыннан тантаналы рәвештә Татар АССР территориясендә оештырылган һәм Берлинны штурмлауда катнашкан 146 нчы укчы дивизиянең 280 нче артиллерия полкы байрагын чыгаралар. Байракны музей экспозициясенә чыгаруны Почёт каравылы озата барачак.

«Бу – Милли музей өчен мөһим вакыйга, – ди музейның генераль директоры Алиса Вяткина. – Җәлилнең Моабит дәфтәрләрен алып чыгу кебек. Алар икесе дә уникаль, бары тик Татарстан Республикасы Милли музеенда гына уза. Безнең бурыч – бу реликвияләрне саклау һәм алар турында кешеләргә, аеруча яшьләргә сөйләү. Безгә бу вакыйгаларның мәгънәле булуы мөһим, чөнки Муса Җәлил тарихы һәм Берлинга кадәр барып җиткән байрак белән танышу – ул Ватанга булган мәхәббәтне күрсәтү».

Быел чара кысаларында Камал театры артистлары Фатих Кәримнең Милли музей фондларыннан булган хатларын укыячак. Ул фронттан кызларына хатлар яза. Фронтовик шагыйрь өенә кайтмый кала: ул 1945 елның февралендә һәлак була. Шулай ук чарага фәнни реконструкция бүлеге җитәкчесе Владислав Хабаров якташыбыз, Брест ныгытмасын саклаучы майор Петр Гаврилов турында махсус лекция әзерләде.

Чара 12.00 сәгатьтә башлана. «Байрак – Җиңү символы» акциясе кысаларында барлык чараларга керү ирекле. Көн дәвамында музейга керү музей билетлары буенча.

Фото ТР Милли музей фондыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ