Логотип Магариф уку
Цитата:

Музейларга бушлай кер

Казандагы һәм республикабыз төбәкләрендәге музейлар Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә тулы көчкә эшләде...

Казандагы һәм республикабыз төбәкләрендәге  музейлар  Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә тулы көчкә эшләде.


Гаилә елына аяк басканда,  Татарстан Мәдәният министрлыгы  бу өлкәдәге эшчәнлеген төрле юнәлештә оештыру юлларын эзли. 1 февральдән гаилә абонементлары кулланышка керәчәк. Аның белән  музейга, театрга барырга, мастер-класс кебек  төрле чараларда катнашырга мөмкин.


«Пушкин картасы» алган мәктәп укучылары, студентлар  да бай мәдәниятебез, тарихыбыз белән бушлай танышып килә. Чыгымнарны хөкүмәт үз өстенә алды, узган елның 10 аенда гына да 306,2 млн сумлык 786 мең  шундый  карта сатылган.  Республикабызның  бу күрсәткеч буенча регионнар арасында топ-5 леккә керүе дә матур күрсәткеч.

9 гыйнварда, 2024 елга аяк баскач  беренче тапкыр,   Казан Кремле, Татарстан Милли һәм сынлы сәнгать дәүләт музейларына,  аларның филиалларына  куелган  экспонатлар белән һәммә  кешегә дә бушлай хозурланырга мөмкин булачак.  
 

Альберт САБИР 

Фото: Музейлар архивыннан

Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ