Логотип Магариф уку
Цитата:

«Нефтьчеләр экология сагында» конкурсына эшләр кабул итү вакыты озайтылды

«Нефтьчеләр экология сагында» конкурсына эшләр кабул итү вакыты 2024 елның 25 февраленә кадәр озайтылды.

Укучыларыбызның сораулары буенча «Татнефть» ААҖ һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналы редакциясе оештырган «Нефтьчеләр экология сагында» рәсемнәр һәм хикәяләр конкурсына эшләр кабул итү вакыты 2024 елның 25 февраленә кадәр озайтылды.

Конкурста катнашу өчен Россия Федерациясе территориясендә яшәүче мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге катнашучылар чакырыла. Җиңүчеләр түбәндәге яшь категорияләрендә билгеләнәчәк:

- мәктәпкәчә һәм башлангыч мәктәп яшендәге (5–10 яшь) катнашучылар;

- урта сыйныф укучылары (10–15 яшь);

- югары сыйныф укучылары (15–18 яшь);

- мөмкинлекләре чикле балалар өчен.

Катнашучылар саны чикләнмәгән.

Нәтиҗәләр "Гаилә һәм мәктәп" журналында һәм сайтта бастырылачак.

Конкурста катнашучыларга таләпләр:

– Эшләренең төп темасы – нефть өлкәсе эшчеләренең хезмәтен ачу һәм күрсәтү;

– Эшләр татар телендә башкарылырга тиеш, басма билгеләр саны 9 меңнән артмаска тиеш;

– Рәсемнәр төрле жанрларда һәм техникада ясалырга мөмкин;

– Иҗади эшләр 2024 елның икенче яртыеллыгына «Гаилә һәм мәктәп» журналына язылу квитанциясе күчермәсе белән бергә генә кабул ителә. Гариза белән эшләрне magarif@bk.ru электрон адресы буенча юлларга кирәк.

Оештыручы, авторны күрсәтеп, сайтта урнаштыру, журнал битләрендә бастыру, шулай ук башка массакүләм элемтә чараларында үз эшчәнлеген яктырту өчен конкурска килгән материалларны (рәсемнәрне, әсәрләрне) кулланырга хокуклы. Эшләр кире кайтмый.

Барлык катнашучыларга сертификатлар тапшырылачак, ә җиңүчеләргә диплом һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ