Логотип Магариф уку
Цитата:

«Нефтьчеләр экология сагында» конкурсына эшләр көтәбез!

Катнашучыларга таләпләр һәм конкурсны үткәрү тәртибе:

 «Татнефть» ААҖ  һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналы редакциясе оештырган «Нефтьчеләр экология сагында» рәсемнәр һәм хикәяләр конкурсының беренче этабы тәмамлануга ике атна вакыт калып бара. Хәзерге вакытта редакция 100 гә якын иҗади эш кабул итте.

Конкурс укучыларның "Гаилә һәм мәктәп" журналына кызыксынуын саклау, журналның танылуын арттыру, язылу кампаниясен активлаштыру, нефтьчеләр хезмәте мисалында табигатькә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, балаларда табигатькә мәхәббәт тәрбияләү, балаларның акыл сәләтләрен үстерү, табигатькә, күренешләргә кызыксыну, әйләнә-тирә дөньяның бөтенлеге турында күзаллау формалаштыру, балаларда табигатькә кешелекле мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан оештырыла. Оештыручылар үз алдына төп бурыч итеп укучыларның иҗади эшчәнлеген активлаштыру,  «Татнефть» ААҖ структураларында эшләүче нефтьчеләрнең хезмәтенә игътибарны арттыру бурычын куя.

Катнашучыларга таләпләр һәм конкурсны үткәрү тәртибе:

 Конкурста катнашу өчен Россия Федерациясе территориясендә яшәүче мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге катнашучылар чакырыла. Җиңүчеләр түбәндәге яшь категорияләрендә билгеләнәчәк:

- мәктәпкәчә һәм башлангыч мәктәп яшендәге (5–10 яшь) катнашучылар;

- урта сыйныф укучылары (10–15 яшь);

- югары сыйныф укучылары (15–18 яшь);

- мөмкинлекләре чикле балалар өчен.

 Катнашучылар саны чикләнмәгән.

I этап эшләрне кабул итү: 2023 елның 1 сентябреннән 2023 елның 27 декабренә кадәр.

II этап – җиңүчеләрне билгеләү: 2024 елның 1 гыйнварына кадәр;

III этап – 2024 елның 1 мартына кадәр җиңүчеләрне бүләкләү;

Нәтиҗәләр "Гаилә һәм мәктәп" журналының март санында һәм сайтта бастырылачак magarif-uku.ru

Конкурста катнашучыларга таләпләр:

 – эшләренең төп темасы – нефть өлкәсе эшчеләренең хезмәтен ачу һәм күрсәтү;

– Эшләр татар телендә башкарылырга тиеш, басма билгеләр саны 9 меңнән артмаска тиеш.

– Рәсемнәр төрле жанрларда һәм техникада ясалырга мөмкин.

– Иҗади эшләр 2024 елның икенче яртыеллыгына «Гаилә һәм мәктәп» журналына язылу квитанциясе күчермәсе белән бергә генә кабул ителә. Гариза белән эшләрне magarif@bk электрон адресы буенча юлларга кирәк.

Оештыручы, авторны күрсәтеп, сайтта урнаштыру, журнал битләрендә бастыру, шулай ук башка массакүләм элемтә чараларында үз эшчәнлеген яктырту өчен конкурска килгән материалларны (рәсемнәрне, әсәрләрне) кулланырга хокуклы. Эшләр кире кайтмый.

Барлык катнашучыларга сертификатлар тапшырылачак, ә җиңүчеләргә диплом һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырлачак.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ