Логотип Магариф уку
Цитата:

Осиново гимназиясендә – Гыйматдинов укулары

Яшел Үзән районының Осиново бистәсендәге С.КГыйматдинов исемендәге гимназиядә чираттагы – 6 нчы мәртәбә үткән укулар булды.

Әлеге гимназия мәгърифәт учагы булып тора. Ул күп еллар дәвамында, белем бирү учреждениесе буларак, галим мәгърифәтчеләрнең фәлсәфи идеяләренә, Татарстан халыклары мәдәниятенең иң яхшы традицияләренә нигезләнгән милли мәгариф системасын үстерү буенча максатчан эш алып бара. Гимназия үз эшчәнлеген республиканың югары уку йортлары, өстәмә белем бирү һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре белән тыгыз хезмәттәшлек нигезендә төзи. Милли мәгарифнең структурасын һәм эчтәлеген камилләштерү, эшчәнлекнең яңа формаларын эзләү буенча әлеге укуларда да  иҗади,  максатчан һәм уңай  эшләр оештырылган.

Конференция барышында балалар, күптөрле секцияләргә бүленеп, төрле фәннәр буенча үзләренең иҗат эшчәнлекләрен күрсәтте. Әлеге секцияләрнең  эше  заманча белем бирү таләпләренә туры китереп төзелгән. Мәктәп укучыларын укыту, белем бирү процессын мәгълүматлаштыру һәм шуның белән беррәттән «Татарстан Республикасының электрон мәгариф» системасын актив кертү шартларынданда  башкарылды. Барлык катнашкан укучылар презентацияләр ярдәмендә үз хезмәтләрен экранда яктырттылар һәм үз хезмәтләрен дәлилләп күрсәттеләр. Төбәкара укулар буларак, биредә бик күп мәктәпләр катнашты. Укулар өч телдә: татар, рус һәм инглиз телләрендә үтте. Шул ук вакытта  әлеге укулар, укучыларныкын гына түгел,  укытучыларның һөнәри әзерлек дәрәҗәсен һәм уку-тәрбия процессының нәтиҗәлелеген  дә күрсәтте.

Соңыннан, һәр  фәнни секциядә катнашкан укучы, үз фәне өлкәсендә җиңүче буларак, дипломнар һәм мактау грамоталарына ия булдылар. Бу инде балалар өчен бик зур шатлыкка әверелде. Тагын шунысы да игътибарга лаек: С.Гыйматдинов укуларында тыңланылган фәнни эшләр бергә тупланып, аерым җыентык итеп тә бастырып чыгарылды.

Җәүдәт ХӨСӘЕНОВ, педагогика фәннәре докторы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ