Логотип Магариф уку
Цитата:

Педкөллият укучылары эшкә тиз урнашачак

Өлкән курс студентлары балалар бакчаларында һәм башлангыч мәктәптә укыта, шулай ук балалар түгәрәкләре алып бара алачак. Тиешле закон проекты Дәүләт Думасының 13 июльдәге пленар утырышы барышында икен...

Өлкән курс студентлары балалар бакчаларында һәм башлангыч мәктәптә укыта, шулай ук балалар түгәрәкләре алып бара алачак. Тиешле закон проекты Дәүләт Думасының 13 июльдәге пленар утырышы барышында икенче укылышта кабул ителде.
Моннан тыш, югары уку йортларының өлкән курс студентлары университетларда һәм фәнни оешмаларда укыту-ярдәмче персонал һәм фәнни хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләре вазифаларын башкара алачак. Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин билгеләп үткәнчә, бу карар мәктәпләрдә кадрлар кытлыгын тулыландырырга ярдәм итәчәк, бу авыл җирлеге өчен аеруча актуаль. Моннан тыш, диплом алгач, яшьләрнең эш тәҗрибәсе һәм хезмәт кенәгәсе булачак. Өченче укылышта инициативаны аеруча игътибар белән карарга ниятлиләр.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ