Логотип Магариф уку
Цитата:

Питрәчнең Көек авылында яшәүче биш бала әнисен «Ана даны» медале белән бүләкләделәр

Питрәчнең Көек авылында яшәүче биш бала әнисен «Ана даны» медале белән бүләкләделәр.

Питрәче районының Көек авылында яшәүче биш бала анасы Гүзәл Хөснуллинаны балаларны тәрбияләүдә һәм гаилә кыйммәтләрен ныгытудагы казанышлары өчен «Ана даны - Материнская слава» медале белән бүләкләделәр. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Тантаналы чара администрациянең төп залында Питрәч районы советының хисап утырышы вакытында узды. Бүләкне Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов тапшырды.

Хөснуллиннар гаиләсе моннан алты ел элек Әлмәттән Питрәч районына күченгән. Алар зур булмаган, ләкин уңайлы шәхси йортта яши. Илнур белән Гүзәл 20 елдан артык таныш, 2007 елда алар никахлашкан. Бу дин тотучы гаилә, алар ислам кануннары буенча яши. Кызлары Әмирә белән Таирә, әниләре кебек үк, яулык киеп йөри. Балаларның барысы да Коръән өйрәнә, Хәким һәм Әхмәд тырышлыклары өчен үзләре йөри торган мәчеттән акчалата бүләк алган, велосипедка акча эшләгәннәр. Малайлар йөзү белән мавыга, бассейнга йөриләр.

Өлкән кызлары 16 яшьлек Әмирә Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укый. Икенче балалары Гомәр һәрвакыт алдынгы карашлы була, башкалардан алда мәктәпкә китә, 11 яшьтә абруйлы уку йортына керә. Ул икенче ел Әлмәттә лицей-интернатта укый.

Кече уллары өйдә укый. Дәресләрдән соң яраткан шөгыльләре белән мәшгуль. 10 яшьлек Хәким матур итеп рәсем ясый, бигрәк тә пейзажлар һәм машиналар матур килеп чыга. 8 яшьлек Әхмәд абыйсы белән агачтан төрле фигуралар ясый, бигрәк тә танк яхшы килеп чыккан. Таирә гаиләнең иң кечкенә әгъзасы буларак көйсезләнә дә ала, әмма бу сирәк була.

  • «Ана даны – Материнская слава» – республика дәрәҗәсендәге бүләк, ул 1999 елда гамәлгә куелды. Медальгә лаек булган республика хатын-кызлары бер вакытлы түләү ала. «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, 2018 елда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов акчалата бүләк күләмен арттырды.
  • 2023 елның 22 ноябрендә РФ Президенты Владимир Путин Россиядә 2024 елны - Гаилә елы дип игълан итү турындагы карарны имзалады. Документта билгеләп үтелгәнчә, карар гаиләне яклау һәм традицион кыйммәтләрне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру өчен кабул ителгән. 7 февральдә Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева республикада чаралар планы расланганын хәбәр итте.

Материал Люция Сираҗиева катнашында әзерләнде.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ