Логотип Магариф уку
Цитата:

Путин Мәскәүдә «Туганнар-Яратканнар» форумында булды

«Туганнар-Яратканнар» форумы 19–23 гыйнварда уза.

Күп балалы гаиләләр – ул ил өчен таяныч, чөнки балалар күбрәк туган саен, шулкадәр яхшырак. Бу турыда Россия Президенты Владимир Путин «Туганнар-Яратканнар» форумында белдерде. Дәүләт башлыгы Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ) Бөтенроссия гаилә конкурсларында җиңүчеләр белән очрашты. Трансляция Кремльнең матбугат хезмәте Телеграм-каналында бара.

«Балалар күбрәк булган саен, шулкадәр яхшырак. Сез беләсездер, мин күп балалы гаилә статусы турында карар имзаладым. Мин очрашкан кешеләр бу турыда күп тапкыр сорады. Ул чыннан да практик мәгънәгә ия», – диде Россия лидеры.

Карар илнең барлык төбәкләрендә күп балалы гаиләләргә бердәм статус алырга ярдәм итәчәгенә өметләнәм, дип белдерде ул. Искәртик, Путин 2024 елны Россиядә Гаилә елы дип игълан итте. Бүген кич бу уңайдан Мәскәүдә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе паркында «гаилә учагын» кабызу тантанасы була, анда Татарстаннан яшь гаилә катнаша.

«Туганнар-Яратканнар» форумы 19–23 гыйнварда уза. Анда меңнән артык кеше катнашты, алар арасында илнең һәр төбәгеннән гаилә династияләре, яшьләр һәм тәрбиягә алган гаиләләр, Россия Геройларының һәм махсус хәрби операция ветераннарының гаиләләре бар.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ