Логотип Магариф уку
Цитата:

“Рамазан Фест” шәп булды!

Ураза бәйрәме уңаеннан ТР Милли китапханә артында узган “Рамазан Фест” быел аеруча күп кунак җыйды. Казансу яры буйлап тезелеп киткән сәүдә рәтләре янындагы халык үзе бер Сабантуйны хәтерләтә иде.

Дини китаплардан, милли ризыктан алып, һөнәрчеләр, дизайнерлар, кулланма-гамәли сәнгать осталары тәкъдим иткән кием-салым, бизәнү әйберләренең ниндиләре генә юк иде анда. 

Осталык дәресләрендә бала-чаганың үзенә мавыктыргыч шөгыль сайлап алу мөмкинлеге дә бар иде. “Әти һәм ул”, “Әни белән кыз” зоналары да шактый кызыклы сюрпризлар әзерләгән. Сәгать саен бүләк уйнатылу шулай ук күңелле мизгелләр булып истә калды. 

Имәнлек урамындагы “Ал таң” мәчете исә Париж Коммунасы урамындагы AMIRA кибете  ярдәме белән бәйрәм кунакларына  бушлай намазлык, яулык, китаплар өләште. Яулык ябу серләренә өйрәтүче остаханә дә аларныкы иде. 

–Безнең максатыбыз милләттәшләребезне намазга өйрәтү. Халык бик канәгать, безнең чатырга яшьләр дә агылып  килде,– ди мәчеттә дин дәресләре алып баручы Фәнсөя ханым. 

Осталар арасында кемнәр генә юк. Моңа кадәр баш бухгалтер  булып эшләгән Диләрә Саттарова, соңгы ике елда төп эшен ташлап, кулланма гамәли сәнгать юнәлешенә киткән. Аның эпоксид сумала кулланып башкарылган эшләнмәләре тирәсендә дә фестиваль кунаклары шактый озак юанды. 

–Декрет ялы тормышымны икенче сукмактан алып китте. Эш шуңа барып җитте ки, хәтта дус кызым Гөлнара Нәгыймова белән кибет ачып җибәрдек, – ди ул. 
Яшел Үзәннән килгән Гөлназ ханым белеме буенча интерьер дизайнеры икән. Соңгы алты елда мөселман тематикасындагы әзер шәмаилләрдән сувенирлар эшли. 

-Кечкенә улым мөселман балалар бакчасына йөри иде. Аларга берничә тапкыр рәсем ясарга булышканым булды. Шуннан тәрбиячеләр:“Сез шәмаилләр дә ясамыйсызмы?”- дип сорадылар. Шуннан китте инде. Әле күптән түгел ифтарда осталык дәресе дә уздырдым- дип аңлата ул үзенең иҗатка килү тарихын.

Чыннан да монда түш каптырмалары-брошкалар ясаучы элеккеге укытучыларны да, элеккеге медицина хезмәткәрләре, сатучыларны да очратырга була. 

Автор фотолары

Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ