Логотип Магариф уку
Цитата:

«Ребус» халыкара форумына әзерлекне оештыру комитетын расланды

Рөстәм Миңнеханов «Ребус» халыкара форумына әзерлекне оештыру комитетын раслады.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда ел саен уздырыла торган «Ребус» халыкара форумына әзерлек һәм аны уздыру өчен республика оештыру комитеты төзү турындага карарны имзалады. Документ хокукый мәгълүмат порталында чыкты.

Нигезләмә буенча, коллегиаль органның төп бурычлары арасында чаралар планын эшләү һәм раслау, оештыру комитеты кабул иткән карарларны гамәлгә ашыру процессында Татарстан хакимият органнары, федераль башкарма хакимиятнең территориаль органнары, җирле үзидарә органнары, оешмалар һәм иҗтимагый берләшмәләрнең үзара хезмәттәшлеген оештыру һәм башкалар бар. Утырышлар «ихтыяҗ булган саен, ләкин кварталга кимендә бер тапкыр уздырыла».

Комитет рәисе итеп Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин билгеләнде, республиканың Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы җитәкчесе Марат Айзатуллин аның урынбасары булды.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ