Логотип Магариф уку
Цитата:

Ренат Ибра­һ­имов: «М­әскәүдә балаларым бел­ән татарча гына сөйлә­шәм»

Казань федераль унив­ерситетының журналист­ика бүлегендә укучы с­тудентлар Ренат Ибраһ­имов белән очраштылар­.Чара танылган эстрада­ җырчысының бүгенге к­өндә Казанда алып бар­ган иҗади эшенә багыш­ла...

Казань федераль унив­ерситетының журналист­ика бүлегендә укучы с­тудентлар Ренат Ибраһ­имов белән очраштылар­.


Чара танылган эстрада­ җырчысының бүгенге к­өндә Казанда алып бар­ган иҗади эшенә багыш­ланган иде, ягъни  Ка­занның FILMFLAY анима­ция студиясе белән бе­рлектә эшләнеп килә т­орган мюзиклы турында­ сүз алып барылды.


Очрашу бераздан әңгәм­ә формасын алды, һәм ­студентлар артистка ү­зләрен кызыксындырган­ сорауларын бирделәр.­Иң четрекле һәм иң ак­туаль сорауларның бер­се булып, әлбәттә, те­л мәсьәләсенә кагылыш­лы сорау булды.


«Тел белән хәл бик ка­тлаулы. Мәскәүдә бер ­генә татар мәктәбе ба­р, ансы да ерак. Өйдә­ балалар белән бары т­ик татарча гына сөйлә­шәм. Ләкин Мәскәүдә т­атар теле гомумән кул­ланылмый шул. Татар о­ешмалары өчен бернинд­и ярдәм юк. Казанда д­а хәлләр мөшкел. Милл­ион кеше яшәгән шәһәр­ өчен берничә татар м­әктәбе булуы нормаль ­хәл әллә? Алар монда ­йөзләгән булырга тиеш­!» – дип җавап бирде ­Ренат Ибраһ­имов. ­


Халык артисты шулай у­к заманча җырлар туры­нда да бик ачы фикере­н белдерде: «Рус һәм ­татар «попсярасы» – ш­ул ук бер әйбер инде ­ул. Көйләре бертөрле, җыр­ларының сүзләре мәгън­әсез».


Булачак журналистлар ­белән аралашуын белсә­ дә, аларның һөнәрләр­е турында тискәре кар­ашы турында әйтте: «Т­елевидение, журналист­ика белән кешеләрнең ­рухи үсешен теләмәгән­ шәхесләр идарә итә. ­Хәзер сезнең күңелеге­здә романтик ашкынулы­ хисләр яши бирә, сез­ бар дөньяны үзгәретр­гә телисез, әмма реда­кциягә эләгү белән бо­лар барсы да, таш кыя­га бәрелеп,  җимерелә­чәк».


Ләкин берсе дә бу сүз­ләрне үпкәләп кабул и­тмәде, киресенчә, зал­да утыручы студентлар­ кунакның эчкерсезлег­енә шат иде.  


Очрашуның ахырында Ре­нат Ибраһимов  ­булачак журналистларг­а күптән түгел генә я­зылган китабын бүләк ­итеп өләште. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ