Ренат Ибраһимов: «Мәскәүдә балаларым белән татарча гына сөйләшәм»
Казань федераль университетының журналистика бүлегендә укучы студентлар Ренат Ибраһимов белән очраштылар.Чара танылган эстрада җырчысының бүгенге көндә Казанда алып барган иҗади эшенә багышла...
Казань федераль университетының журналистика бүлегендә укучы студентлар Ренат Ибраһимов белән очраштылар.
Чара танылган эстрада җырчысының бүгенге көндә Казанда алып барган иҗади эшенә багышланган иде, ягъни Казанның FILMFLAY анимация студиясе белән берлектә эшләнеп килә торган мюзиклы турында сүз алып барылды.
Очрашу бераздан әңгәмә формасын алды, һәм студентлар артистка үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.Иң четрекле һәм иң актуаль сорауларның берсе булып, әлбәттә, тел мәсьәләсенә кагылышлы сорау булды.
«Тел белән хәл бик катлаулы. Мәскәүдә бер генә татар мәктәбе бар, ансы да ерак. Өйдә балалар белән бары тик татарча гына сөйләшәм. Ләкин Мәскәүдә татар теле гомумән кулланылмый шул. Татар оешмалары өчен бернинди ярдәм юк. Казанда да хәлләр мөшкел. Миллион кеше яшәгән шәһәр өчен берничә татар мәктәбе булуы нормаль хәл әллә? Алар монда йөзләгән булырга тиеш!» – дип җавап бирде Ренат Ибраһимов.
Халык артисты шулай ук заманча җырлар турында да бик ачы фикерен белдерде: «Рус һәм татар «попсярасы» – шул ук бер әйбер инде ул. Көйләре бертөрле, җырларының сүзләре мәгънәсез».
Булачак журналистлар белән аралашуын белсә дә, аларның һөнәрләре турында тискәре карашы турында әйтте: «Телевидение, журналистика белән кешеләрнең рухи үсешен теләмәгән шәхесләр идарә итә. Хәзер сезнең күңелегездә романтик ашкынулы хисләр яши бирә, сез бар дөньяны үзгәретргә телисез, әмма редакциягә эләгү белән болар барсы да, таш кыяга бәрелеп, җимереләчәк».
Ләкин берсе дә бу сүзләрне үпкәләп кабул итмәде, киресенчә, залда утыручы студентлар кунакның эчкерсезлегенә шат иде.
Очрашуның ахырында Ренат Ибраһимов булачак журналистларга күптән түгел генә язылган китабын бүләк итеп өләште.
Комментарийлар