Логотип Магариф уку
Цитата:

Республикада укучыларның 63 проценты татар телен өйрәнә

Илсур Һадиуллин республикада бүген укучыларның 63 проценты татар телен өйрәнүен әйтте.

Еллык йомгаклау матбугат конференциясендә Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин республикада бүген укучыларның 63 проценты татар телен өйрәнүен әйтте.

«Республикада үзенең туган телен өйрәнмәгән бер генә мәктәп тә юк. Без туган тел укытыла торган вариантларны тәкъдим итәбез һәм шуны контрольдә тотабыз. Федераль программаларга күчү республикада мәгариф өлкәсендә алып барылган сәясәткә комачауламый. Безнең үз татар теле һәм әдәбияты дәреслекләребез бар. Әйтик, 2022 елда федераль исемлеккә 60 басма кертелде. Удмурт теленнән бу сан – 27, чуваш теленнән –17, мордва теленнән – 10 дәреслек. Казан шәһәре буенча – 91 360 (54,4%) укучы татар телен өйрәнә. Башкалада халык саны да 50 гә 50 дип әйтергә кирәк. Шуңа күрә безнең башка милләт халыкларына татар телен мәҗбүри укытырга хакыбыз юк. Һәр халык үз телен сайлап ала. Татар телен исә дәүләт теле буларак өйрәнүче мәктәпләр бар. Мөнәсәбәтне бергәләп үзгәртергә кирәк», – дип сөйләде министр.

Фәния Лотфуллина
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ