Логотип Магариф уку
Цитата:

«Россия» халыкара күргәзмә-форумында – Казан укытучысы

Казанның 52 нче гимназиясендә география һәм биология фәннәрен укыткан Эльнара Гусейнова «Россия» халыкара күргәзмә-форумында катнашты. Ул анда табигатьне һәм сәнгатьне аңлау аша коллективны тәрбияләү буенча мастер-класс үткәрде.

Казан гимназиясе укытучысы бу форумда  РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Бөтенроссия сыйныф җитәкчеләре форумы илчесе буларак катнашкан. Бу хакта шәһәр мәгариф идарәсендә билгеләп үттеләр.

Эльнара Гусейнова бу форумда катнашуын: «Форум уңышлы узды. Кызыклы очрашуларга бай көн булды. Россиянең башка төбәкләреннән килгән укытучыларның лаеклы чыгышларын карадык. Сыйныф җитәкчеләре форумы илчеләре төрле чараларда катнашып активлык күрсәттеләр», – дип сөйләде.


Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ