Логотип Магариф уку
Цитата:

Россиядә күп балалы гаиләләрнең бердәм статусы беркетелде

Указ нигезендә, өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләнгән гаилә күп балалы дип санала.

Россия Президенты Владимир Путин күп балалы гаиләләрнең бердәм статусын федераль дәрәҗәдә ныгыта һәм аларга ярдәм чараларын билгели торган  указга кул куйды. Тиешле документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган, дип хәбәр итә Казан мэриясе сайты.

Указ нигезендә, өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләнгән гаилә күп балалы дип санала. Гаиләгә социаль ярдәмне беренче балага 18 яки 23 яшь тулганчыга кадәр алалар. Бу баланың белем бирү учреждениесендә көндезге уку формасында дәвам итүенә бәйле.

Элек төбәкләр күп балалылык критерийларын үзләре билгеләгәннәр, ә Россиядә мондый статусны билгеләүгә бердәм караш булмаган.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ