Логотип Магариф уку
Цитата:

«Рөстәм маҗаралары»на – Гран-при!

Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының «Рөстәм маҗаралары» спектакле (режиссёр – Тимур Кулов) белән 1–7 апрель көннәрендә Ярославльдә узучы В.С. Розов исемендәге «РОЗОВФЕСТ-2024» Бөтенроссия театр фестивалендә катнашуын хәбәр иткән идек инде.

Инде сөенечле хәбәрләр дә килеп иреште: спектакль фестивальнең иң зур бүләге  – Гран-прига лаек!   Шул ук вакытта   «Иң яхшы ир-ат роле» (Булат Гатауллин) һәм «Иң яхшы хатын-кыз роле» (Альбина Гатауллина) номинацияләрендә җиңү дә аларда.

Фестивальгә быел 120 дән артык гариза кабул иткәннәр һәм жюри  шулар арасыннан  14 театрны (Казан, Мәскәү, Ульяновск, Түбән Новгород, Березники, Саров, Новосибирск, Усть-Илимск) сайлап алган.   
 

16+

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ