Логотип Магариф уку
Цитата:

“Рөстәм маҗаралары”«РОЗОВФЕСТ»та

Бу көннәрдә (1–7 апрель) Ярославль өлкәсе сәхнәләрендә Виктор Розов исемендәге «РОЗОВФЕСТ» фестивале бара.

Фестиваль быел да Мәскәү, Казан, Новосибирск, Усть-Илимск, Ульяновск , Березники, Түбән Новгород кебек илебезнең күп кенә театр  коллективларын үзендә очраштыра. Фестиваль кысаларында гадәттәгечә укыту программалары, мастер-класслар һәм тренинглар уздыру да каралган. Оештыручылар сәхнәдән тыш булган мәйданчыклар – урамнар, кафеларны күздә тотып,  эксперименталь театр юнәлешендә дә эзләнүләр алып баралар.  

– Фестивальдә безнең Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры да катнаша. Иртәгә без  “Рөстәм маҗаралары”н тәкъдим итәчәкбез. Аннан соң 15 апрельдә  безне “Зур гастрольләр” федераль проекты кысаларында Ханты-Мансийск шәһәрендә көтәләр. Өч көн дәвамында “Солнце” театрында өч тамаша- “Кәҗүл читек”, “Ләйлә вә Мәҗнүн” һәм “Алтын битлек” премиясенең лонг-листына кергән “Гөлчәчәк” спектакльләрен күрсәтәчәкбез. Бер үк вакытта татар диаспорасы белән очрашулар да көтелә, – ди театрның баш режиссеры Ренат Әюпов.

Расиха Фаизова
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ