Логотип Магариф уку
Цитата:

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Фәннәр академиясе президиумы әгъзаларын раслады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Фәннәр академиясе президиумы әгъзаларын раслады. Шул хактагы указ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.«Татарстанның социаль-икътисади үсешенә бәйле бурычлар...

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Фәннәр академиясе президиумы әгъзаларын раслады. Шул хактагы указ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.





«Татарстанның социаль-икътисади үсешенә бәйле бурычларны хәл итүдә, аның дәүләт хакимияте органнары белән бәйләнешен тәэмин итүдә, фәнни тикшеренүләр һәм эзләнүләрне гамәлгә ашыруда ТР Хөкүмәте, шулай ук предприятиеләр һәм югары белем бирү оешмалары тарафыннан ярдәм күрсәтүдә «Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе» дәүләт фәнни бюджет учреждениесенең ролен көчәйтү максатында», – диелә документта.
Президиум составына барлыгы 17 кеше (шуларның җидесе – килештерү нигезендә), шул исәптән төзелеш, архитектура һәм ТКХ, мәдәният, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, сәнәгать һәм сәүдә, дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә, фән һәм мәгариф, транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлары, шулай ук вице-премьер Ләйлә Фазлыева, Казанның кайбер югары уку йортлары ректорлары һ.б. керде.



tatar-inform.tatar

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ