Логотип Магариф уку
Цитата:

Рөстәм Миңнеханов һәм Валерий Фальков Мәрҗани исемендәге Тарих институтында булды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков белән Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында булды. Ул Казанга Россия Фәне көненә багышланган тантаналы җыелышта катнашу өчен килде. Бу турыда Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Институт директоры Радик Салихов кунакларга мәгариф учреждениесенең өстенлекле бурычлары һәм гамәлгә ашырыла торган проектлар турында сөйләде.

Институт 1996 елда төзелгән һәм Татарстан тарихын, Евразия һәм төрки-татар цивилизациясе тарихын өйрәнү өлкәсендә әйдәп баручы фәнни-тикшеренү үзәге булып тора, аның составына 10 фәнни бүлек керә. Алар - Алтын Урда һәм татар ханлыкларын тикшеренү үзәкләре, милли белем бирү тарихы һәм теорияләре, яңа тарих, иң яңа тарих, этнологик тикшеренүләр, Идел буе һәм Урал буе тарихы, дин һәм иҗтимагый фикер, мәгълүмат технологияләре бүлекләре, Кырым һәм Төньяк-Көнбатыш фәнни үзәкләре.

Миңнехановка һәм Фальковка Татарстан Фәннәр академиясе тармак бүлекчәләренең фәнни проектларын - Татарстан энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, А.Х.Халиков исемендәге Археология институты, Тормыш эшчәнлеге иминлегенең фәнни үзәген тәкъдим иттеләр.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ