Логотип Магариф уку
Цитата:

Рөстәм Миңнеханов реципиентлар белән очрашты

Очрашуда Россия сәламәтлек саклау министры ярдәмчесе Оксана Гусева, Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин һәм башкалар катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов реципиентлар һәм аларның туганнары белән очрашты. Бу хакта Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Очрашуда Россия сәламәтлек саклау министры ярдәмчесе Оксана Гусева, Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин һәм башкалар катнашты.

Трансплантация еш кына гомерне саклап калу һәм сәламәтлекне торгызуның бердәнбер ысулы булып тора, һәм бу юнәлешне үстерергә кирәк, дип билгеләп үтте очрашуда катнашучылар. Реципиентлар үзләре һәм туганнары булган проблемалар белән уртаклашты, аларны борчыган берничә сорауны билгеләп күрсәтте, дип яза «Татар-информ».

Исегезгә төшерәбез, бүген Татарстанда бавыр, бөер, йөрәк һәм сөяк җелеге (костный мозг) күчереп утырту операцияләре үткәрелә. Трансплантацияләр саны елдан-ел арта. Хәзерге вакытта Россия медицина оешмалары арасында Республика клиник хастаханәсе туганың булган исән донордан бөер трансплантацияләре саны ягыннан лидерларның берсе булып тора. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының 2024 елга планнарында — Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе базасында йөрәк трансплантацияләре үткәрү.

2021 елда республикада 71 орган (бавыр, бөер, йөрәк) трансплантациясе үткәрелгән, 2022 елда – 137, 2023 елда – шундый 213 операция ясалган.

Бөер трансплантациясе операцияләре республикада 1991 елдан бирле үткәрелә, беренче трансплантация Республика клиник хастаханәсендә ясалган. 2011 елда Республика клиник хастаханәсендә беренче бавыр трансплантациясе уздырыла. 2011 елда Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә беренче йөрәк трансплантациясе ясала.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

ДРУГИЕ ПУБЛИКАЦИИ

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ