Логотип Магариф уку
Цитата:

Рөстәм Миңнеханов: «Сайлауларга бөтен гаилә белән килегез!»

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентын сайлау уңаеннан с республика халкына мөрәҗәгать итеп, аларны сайлау участокларына килергә чакырды.

«Хөрмәтле татарстанлылар! 15 марттан 17 мартка кадәр Россия Президентын сайлау узачак.  Күпмилләтле илебез гражданнарының үз ихтыярын белдерүе,  һичшиксез, тарихи әһәмияткә ия булачак, киләсе 6 елга дәүләтнең эчке һәм тышкы сәясәте юнәлешен билгеләячәк. Якындагы өч көндә без илнең киләчәген сайлаячакбыз», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

«Татарстан  Республикасы бүгенге көндә  Россия Федерациясенең терәк субъекты, гомум икътисадның төп күрсәткечләре һәм тормыш сыйфаты ягыннан алдынгы төбәк булып тора. Без планнар корабыз һәм ышанычлы адымнар белән алга барабыз. Җитештерү өлкәсен заманча нигезгә күчерәбез, киң колачлы инфраструктура проектларын гамәлгә ашырабыз. Барлык социаль йөкләмәләребез үтәлә, гражданнарның шәхси үсеше, алар иҗади сәләтләрен тулысынча ача алсын өчен барлык мөмкинлекләр тудырыла. Татарстанда яңа объектлар сафка бастырыла һәм халык ихтыяҗларында файдаланыла торган мәйданнар, биналар, җәмәгать урыннары төзекләндерелә», – дип искәртте республика башлыгы.

«Хөрмәтле сайлаучылар! Татарстанда сайлау алды чоры уңай һәм тыныч вазгыять шартларында узды, бу исә халыкның сайлау культурасы югары булуын дәлилли. Иртәгесе көннән республика буенча барлык муниципаль  районнарда һәм шәһәр округларында 2,7 меңнән артык тавыш бирү участогы ачылачак. 
Сезне, һәрвакыттагыча, актив гражданлык позициясе белән тирәнтен һәм җитди  уйланган карар кабул итәргә өндим. Сайлауга килегез! Гаиләгез белән килегез!» – диде Татарстан Республикасы Рәисе.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ