Логотип Магариф уку
Цитата:

Валерий Фальковка «Дуслык» ордены тапшырылды

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов Валерий Фальковка «Татарстан Республикасы белән нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм уртак проектларны тормышка ашыруга зур өлеш керткәне өчен» «Дуслык» ордены тапшырды. Бу турыда Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Яклар республикада Академик фән үзәген булдыру, Әлмәттә Югары нефть мәктәбе проектын алга таба гамәлгә ашыру һәм Татарстанда югары белем бирүне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Шулай ук кайбер уртак юнәлешле программаларны үтәү мәсьәләләре һәм быел Татарстан белән РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының үзара хезмәттәшлеге буенча башка юнәлешләр тикшерелде, диелә хәбәрдә.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ