Логотип Магариф уку
Цитата:

Ростов өлкәсендә татар телен өйрәнү курслары үткәрелә

14 гыйнвар көнне татар мәдәни үзәгендә 2023/2024 уку елының 1 яртыеллыгында өйрәнгән темаларга телдән йомгаклау дәресе үткәрелде.

Ростов өлкәсе иҗтимагый оешмасының «Якташлар» татар-башкорт мәдәни үзәге каршында инде берничә ел дәвамында татар (туган) телен һәм әдәбиятын өйрәнү якшәмбе курслары үткәрелә. Ул «Дон татарлары – мәдәни мирасны саклау» озак сроклы программа кысаларында алып барыла. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дәресләр ике төркемдә уза. Берсендә – телне өйрәнә генә башлаган балалар, икенче төркемгә инде телне берничә ел өйрәнүче балалар йөри.

14 гыйнвар көнне татар мәдәни үзәгендә 2023/2024 уку елының 1 яртыеллыгында өйрәнгән темаларга телдән йомгаклау дәресе үткәрелде. Укучылар барлык биремнәрне дә уңышлы үтәде: парлашып эшләделәр, диалоглар төзеде, укытучыларның сорауларына җавап бирде, үз гаиләләренең гореф-гадәтләре турында сөйләде һәм дәрестә иң истә калган якты мизгелләр белән уртаклаштылар.

Һәр халыкның мәдәни мирасы — ул тел, гореф-гадәтләр, йолалар, тарих һәм башка аспектлар. Мәдәни мирасны саклауда туган телнең роле бик мөһим. Нәкъ менә ул безгә ата-бабаларыбыз белән бәйләнешне аңларга һәм тоярга, шулай ук үзенең бай һәм кабатланмас мирасын киләчәк буыннарга тапшырырга мөмкинлек бирә, диелә хәбәрдә.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ