Логотип Магариф уку
Цитата:

Сәйдә Мөхәммәтҗанова: «Гаделсезлек белән очрашсам, әйтергә сүз табам»

Әле генә экраннарда саф тавышы белән мөнәҗәтләр башкарып тамашачы күңеленә үтеп кергән биш яшьлек Сәйдә Мөхәммәтҗанова бүген күптән түгел генә үзенең беренче концертын тәкъдир итте.

Тумыштан ук фәрештәләр аның битеннән үпкән, диярсең. Яшь җырчы бүген дә үзенең тыйнаклыгы, шактый еллар иҗатына тугры кала алуы белән үз милләтен әсир итә. Егерме ике яшьтә һәр җырчыга да үз студияңне ачу бәхете дә тәтеми торгандыр. Җырчының тормышында, иҗатында нинди яңалыклар бар? Шул уңайдан безнең хәбәрчебез җырчының үзе белән очрашты. Ул ни өчен КФУда белем алуын дәвам итүе, быелгы сезонда нинди проектлар көтелүе, булачак ирен ничек күз алдына китерүе турында да ачыктан-ачык сөйләде. Әңгәмәдән бер өзек китерәбез:
– Бүгенге тормыш юашлыкны яратмый. Замана артисты сәхнәдә озак еллар тору өчен нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
– Элеккеге артистлар гадилеге, үз-үзен тотышы белән бүгенге заман артистларыннан аерылып торган. Гадилек ул –  кирәкле сыйфат, әмма   хәзерге тамашачы юашлыкны, артык тыйнаклыкны өнәп бетерми. Замана артисты сәхнәдә генә балкырга түгел, информацияне тиз эләктерү сәләтенә дә ия булырга тиеш. Үземнең иҗатымда экспериментлар ясарга –  халыкчан стильдән башка, безнең милләткә хас булмаган стильләрдә дә җырларга яратам. Репертуарымда Бразилия, джаз мотивлары  катнаштырылган стиль  дә чагыла.

Популяр җырчы белән кызыклы әңгәмәне «Гаилә һәм мәктәп» журналының март санында укырга киңәш итәбез.
 

Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ