Логотип Магариф уку
Цитата:

Санкт-Петербургта «Алты кызга бер кияү»

Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итүенчә, 19–23 сентябрь көннәрендә Санкт-Петербургта «Нева театр очрашулары» V ачык Бөтенроссия һәвәскәр театрлар фе...

Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итүенчә, 19–23 сентябрь көннәрендә Санкт-Петербургта «Нева театр очрашулары» V ачык Бөтенроссия һәвәскәр театрлар фестиваль-бәйгесе үткәрелә.
«Назлыйылга» халык театры (Башкортстан, Күгәрчен районы, Морак авылы) сайлап алу турын узган һәм фестиваль-конкурсның финал этабында катнашачак. Алар татар драматургы Туфан Миңнуллин пьесасы буенча «Алты кызга бер кияү» спектаклен күрсәтәчәк.
«Барлык теләүчеләрне 20 сентябрь көнне (чәршәмбе) 19.00 сәгатьтә «Алты кызга бер кияү» спектаклен карарга «Зазеркалье» театрына (Рубинштейн урамы, 13, метро Достоевская) чакырабыз. Керү ирекле»,— диелә хәбәрдә.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ