Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәңге яшь булып калган язучы

Язучы Ф.Шәфигуллинның тууына 75 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә.

Мәдинә Әдиятуллина, Яшел Үзәндәге 3 нче гимназиянең югары квалификация

категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы;

 

 Әнисә Очнева, китапханә мөдире

 

 

Кичә буласы залга Фаил Шәфигуллинның портреты эленә,  китапларыннан күргәзмә оештырыла; презентация, аудиоязма әзерләнә.

 

Укытучы. Хәерле көн, хөрмәтле әдәбият сөючеләр, укучылар!

 

Бу көннәрдә, ямьле  май аенда, күренекле шагыйрь һәм язучы Фаил Шәфигуллинның тууына 75 ел тула. Фаил абый исеме безгә аеруча якын. Ул безнең якташыбыз, шушы яктан, шушы туфрактан –Яшел Үзән районының Карашәм авылыннан.

 

(Экранда слайд: Ф. Шәфигуллин портреты.)

 

1 укучы “Карашәм” шигырен яттан сөйли.

 

1 нче алып баручы. Без бүген юмор-сатира остасы, прозаик, шагыйрь Фаил Шәфигуллин иҗатына багышланган кичәгә җыелдык. Аның иҗаты – халыкчан. Уйнак-йөгерек тел, тыелгысыз шуклык-шаянлык, нечкә зәвык, зур фикерне искиткеч бер ихласлык белән, уенга борып әйтә белү – әнә шулар хас язучының каләменә. Танышуны Ф.Шәфигуллинның “Үзем турында үзем” дигән автобиографик язмасыннан башлап җибәрик. (Укучы укый.)

 

(Экранда слайд: “Язучы кулында  – тәрбия коралы, бала кулында – киләчәк”.)

 

2 нче алып баручы. “Язучы кулында – тәрбия коралы, бала кулында – киләчәк” – Ф.Шәфигуллинның балалар өчен  язылган әсәрләрендә шушы төп тема алга куела һәм алар бүгенге көндә дә әһәмиятен югалтмыйлар. “Кешелек тавына күтәрелгәндә”, “Нәни планетага сәяхәт”, “Тәмле күчтәнәч”, “Заманчалык”, “Кече күңелле дустыбыз”, “Ак маңгайлы бүреләр” әсәрләрендә үз чоры өчен генә түгел, бүгенге яшәешебез өчен дә кызыклы фикерләр табарга мөмкин.

 

1 нче алып баручы. Фаил Шәфигуллинның “Тамгалы бүре” хикәясен искә төшерик. (Слайд күрсәтелә.) Хикәядә ап-ак кар, ак буран кечкенә геройның пакь, чиста күңелле икәненә ишарәли. Малай бүре белән очраша. “Эчәсе килгән икән бичаракайның дип уйладым мин һәм, үз-үземә хисап биреп тормастан, чыгарган суымны бозлы сукмакка аудардым.  Шактый әлсерәгән, ахрысы – мине бар дип тә белми. Тамак төбеннән әллә нинди сәер тавышлар чыгара. Як-ягына карана-карана, ашыгып-ашыгып боз ялый...”

 

Икенче тапкыр малай бүрене язгы матур көннәрнең берсендә күрә.   Бүре малайларга һөҗүм итми, иң мөһиме, үзенең дустына тугры булып кала. Өченче тапкыр малай бүрене көзен очрата.   Иске урман арасындагы уҗым басуында атып китәләр бүрене. Малайның тамгалы бүрене кулга ияләштерү теләге беркайчан да чынга ашмас хыял булып кала. Фаил Шәфигуллин әсәрләрендә дә бүреләр кешеләргә начарлык кылмый, үзләрен дә нәкъ кеше шикелле, еш кына хәтта кешедән акыллырак, кешелеклерәк тоталар.

 

 (Экранда слайд: “Бүре – бәлагә тарыган кешегә – кеше!")

 

2 нче алып баручы.  “Ак маңгайлы бүреләр” повестенда да шул ук проблемалар күтәрелә. Явыз, йөрәксез кеше арасында бүре – яхшылык билгесе.  Сугыш вакытында бүреләр күрше район авылларының сарыкларын гына түгел, этләрен дә күтәреп киткәләгәннәр. Бу авылда гына этләр “пан булып яшәгәннәр”. Акмаңгайдан туган эт-бүреләр авыл халкына зыян китермиләр, алар турында:  “Шуның нәселе, затлы нәсел, ачка үлсә үләр, туган ягына зыян-зарар салмас”, – дип сөйлиләр. Әгәр Шәмгун ишеләр “Кеше кешегә – бүре” законы белән яшәсә, бүре өчен икенче кагыйдә “Бүре – бәлагә тарыган кешегә – кеше!”. Шундый ук сыйфатларны без Алабай образында да күрәбез. Повестьта шәфкатьлелек кешене дә, кешелекне дә үзгәртү мөмкинлегенә ия сыйфат кебек тәкъдим ителә. Ана бүредән Шәмгун хәйләкәррәк булып чыга, ул аңа ата. Шулай да туган якны этләре, бүреләре белән бергә әкият дөньясыдай серле итеп саклаучылар табыла. Бу бигрәк тә пионерлар образында чагыла. Каратамак атавында үзләренчә каравылда торалар. Агачларны, кош-кортларны саклыйлар, Шәмгун белән көрәшәләр. Әдип, бүре образына мөрәҗәгать итеп, кешелек язмышы, буыннар арасындагы бәйләнеш, үткәннәрне хәтердә яңарту һәм саклау турында уйланырга мәҗбүр итә.

 

 

 

(Экранда слайд: “Татар юмористик хикәясен Фаил югары баскычка күтәрде. Аның бу жанрны  үстерүдәге хезмәтен башка бер татар язучысы хезмәте белән дә чагыштырып булмый – ул аларның һәркайсыннан өстен!” Нурихан Фәттах.)

 

2 нче алып баручы. Әйдәгез, хәзер авторның көлкеле әсәрләре белән танышыйк. “Тынгысыз заман” хикәясендә Нигъмәтҗан абзый тиенләп-тиенләп акча җыя, ә дөнья аңардан бу байлыкны сумлап-сумлап кире каерырга маташа. Абзыйга врачлар юкка-барга борчылмаска, йөрәген сакларга кушалар. Ул үзе дә үзен тыныч тотарга тырыша. Әмма дөнья булгач, бәла аяк астында йөри бит ул. Бүген дә әнә Нигъмәтҗан абзыйның трамвайда “Билетсыз йөргән өчен бер тәңкә штраф” дигән язуны күргәч, башлары әйләнеп, күз аллары караңгыланып, йөрәге әле туктап, әле җан-фәрманга чапкан ат кебек дөпелди башлый. Инде бу каһәр төшкән язудан качып чыгып барганда, контролерның билет соравы аны бөтенләй эштән чыгара: “бөтен буе белән гөрселдәп” трамвай  идәненә китеп ава  һәм аны тагын больницага төяп илтәләр...

 

1 нче алып баручы. “Әй җанкаем, хәзер институтка керүләре! Аны бер Алла да, үзебез генә беләбез. Узган ел керә алмадык без", – дип башланып китә “Абитуриентлар” әсәре. “Безнең белем белән бер кыюрагы институтка түгел, академиягә барып керер иде. Юаш шул без, белгәнне дә чатнатып әйтеп бирә алмыйбыз. Тик торабыз авыз эченнән боламык болгатып...” Бу сүзләрнең хаклыгына, ягъни аларның бик тырышып укыганлыкларына алга таба инанырга туры килә. Дөрестән дә, кызы Индира “программадан әллә ни читкә чыкмыйча” гына укыса да, әнисе борынгы заман тарихын да, урта гасырын да “кырып-себереп” кенә бара. Аның “тарихны су урынына эчәбез быел диюендә тамчы да арттыру юк". Яңа тарихны гына түгел, безнең эрага кадәр булган хәлләрне дә: барлык нечкәлекләре белән искә төшереп сөйләп бирә. Узган ел әдәбият белән артык мавыгып киткәннәр: кызы төн йокламый Толстой, Тургенев романнарын укый, ә ул үзе “ана кеше буларак”, Белинский, Добролюбов, Чернышевский, Герцен кебек корырак талкынлы әдипләргә ябышып ята...

 

Әни белән кызның институтка керү-кермәү мәсьәләсен әсәрне укып белә алабыз.

 

(Экранда слайд: “Дөньяны дөньяга елмаеп карау коткара.” Туфан  Миңнуллин.)

 

 

 Китап юморы һәм сәхнә юморы һәрвакыт янәшә. Күренекле шагыйрь һәм прозаик Фаил Хафиз улы Шәфигуллин бик яшьли безнең арадан китсә дә, Фатих Кәрим исемендәге премия лауреты, Татарстанның атказанган артисты, якташыбыз Рәшит Сабиров аның әсәрләрен яшәтә. “Сафура, Бәкер һәм трактор”, “Аерылышу”хикәяләрен аеруча зур осталык белән башкара.

 

Китапханәче.  Укучылар, бу кичәбездә без  Фаил Шәфигуллин иҗатының бер өлешен генә күрсәтә алдык. Аның язган әсәрләре күбесенчә вакытлы матбугат басмаларында дөнья күрде, кайберләре аерым китап булып чыкты. Ләкин арада китапларга керми калганнары яисә беркайда басылмый калганнары да байтак әле.

 

Укытучы. Димәк, мәңге яшь булып калган якташыбыз Фаил Шәфигуллинның иҗаты киңкырлы. Аның көйгә салынган шигъри әсәрләре дә шактый.

 

Кичә “Яшьлегем тугае” җырын (Ф.Шәфигуллин сүзләре, З. Гыйбадуллин көе) тыңлау белән тәмамлана.

 

Әдәбият.

 

1. Шәфигуллин Ф. Х. Авылым сандугачы. Хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 110 б.

 

2. Шәфигуллин Ф.Х. Тальян гармун . – Казан, 2007

 

3. Шәфигуллин Ф.Х. Әлфинур. Повесть һәм хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. – 112 б.

 

 

Фото "Татар-информ"нан

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ