Логотип Магариф уку
Цитата:

Шәриф Камалга багышланган күргәзмә ачыла

Татарстанның Милли музее филиалы – Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатирында 2 февраль көнне Ш. Камалның 140 еллыгына багышланган күргәзмә ачыла.

Язучының 140 еллыгы уңаеннан музейда Шәриф Камалның аз билгеле кулъязмалары, фотосурәтләре һәм шәхси әйберләре тәкъдим ителәчәк. Күргәзмә бөтен музей буенча бара: кунаклар әүвәл 1 катта урнашкан күргәзмә залы белән танышса, аннары мемориаль фатирда һәм китапханәдә куелган экспонатларны күрә ала. Шул рәвешле, Шәриф Камал биографиясеннән кадерле 140 мизгелне табып һәм күңел дәфтәренә бикләп булачак, дип хәбәр итә ТР Милли музееның матбугат үзәге. 

1884 елда туган Шәриф Камалның гомере һәм иҗатында татар әдәбиятының инкыйлабка кадәрге алтын гасыры да, Гражданнар сугышының каршылыклы еллары, индустриализация казанышлары һәм социалистик реализм әдәбияты тууы да чагылыш тапкан. 1940 ел җиткәндә, ул Татарстанның иң әһәмиятле һәм абруйлы язучыларының берсенә, остаз һәм үрнәк шәхескә әверелә. Вафатыннан соң ачылган музей-фатирның Казанда татар язучыларына багышланган иң беренче әдәби музей булуы да очраклы түгел. 

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, күргәзмә 4 июльгә кадәр эшләячәк. Бу вакыт эчендә җәмәгатьчелеккә бай мәдәни-агарту программасы тәкъдим ителәчәк.
 

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ