«Сезгә бу китапларны укыган өчен күпме түлиләр?» яки татар теленә ихтыяҗ тудырып була!
Татар телен дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрүнең бик шәп ысулы бар иде. Ул алымны кулланып та карадылар. Нәтиҗәсе дә күренде – руслар татар теле белән кызыксына, тел өйрәнү курсларына языла башлады. Күрше...
Татар телен дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрүнең бик шәп ысулы бар иде. Ул алымны кулланып та карадылар. Нәтиҗәсе дә күренде – руслар татар теле белән кызыксына, тел өйрәнү курсларына языла башлады. Күршебездәге руслар безнең белән татарча сөйләшеп караганы, теге яки бу сүзнең тәрҗемәсен сораганы истә әле. Үзенә күрә шундый бер күтәрелеш булып алган иде.Моннан 20-25 еллар чамасы элек.
Бу чорда татар телен өйрәнергә этәргеч бирүче яхшы чара -ике телне белүчеләрнең һәм гамәлдә кулланучыларның хезмәт хакларына 15 процент өстәмәтүләү бар иде. Соңрак ул бюджетта акча юк дигән сылтау беләнбетерелде.
Юк, юк, дисәләр дә, үз күзләребез белән күреп торабыз, берәүгә дә сер дә түгел, кирәк булганда акча табыла! Мәсәлән, спорт өчен зур акчалар тотылды һәм тотыла. Әллә ничә спорт сарае салынды, спортчыларның үзләре дә миллион сумнарга төшә. Кыскасы, теләгәндә зур суммалар табалар...
Кызганыч, туган телебезне дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрү өчен матди мөмкинлек табылмады. Шуңа да бүген чит милләт вәкилләренә, бигрәк тә русларга татар телен өйрәнсеннәр өчен күзгә бәрелеп торган этәргечне дә күрсәтеп бирә алмыйбыз. Тормышының мәгънәсен матди хәлгә генә бәйләгән татар үзе дә ул этәргечне таба алмый. Бәлки туган теленнән баш тартуының сәбәбе дә шундадыр. “Татар теле белән акча эшләп булмый” ди ул.
Бу урында, бераз темадан читрәк китеп булса да, бер ветеран-матбугат хәбәрчесе, ул үзе педагог булып эшләгән кеше, сөйләгән хәлне искә төшереп үтәсе килә. Районнан кайтышлый аңа элеккеге укучысы очрый. Машинасына утырта. Сөйләшеп кайта болар. Укытучы кеше укыган китаплары хакында сөйли. Укучысының да, махсус, кылларын чиертеп карый. Нинди китап укыдың, янәсе. Бу хәлгә түзеп барган укучысы: “Сезгә бу китапларны укыган өчен күпме түлиләр?” – ди, усал итеп.
Әйе, акча патша булган заманда яшибез. Бернишләп тә булмый. Шуңа татар теленә ихтыяҗ тудырыр өчен (ә телебезне саклыйк дисәк, ул бик тә кирәк) матди этәргеч булдырырга кирәк. Дөресрәге, булганын гына кулланырга яки акка кара белән язылган законның үтәлешен тәэмин итәргә.
Менә шушы канунны. “ТРның дәүләт телләре һәм ТРдагы башка халыкларның телләре турында”гы законның 4 маддәсендә:
“Хезмәт урыннарында ТРның ике дәүләт телендә белү һәм гамәлдә куллану зарурлыгы булган гражданнарга хезмәт окладларының 15 проценты күләмендә өстәмә түләү билгеләнә. Әлеге өстәмәләрнең шартлары һәм тәртибе ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан билгеләнә” диелгән.
Комментарийлар