«Шаһинур авыруга каршы бертуктаусыз көрәште»
КФУның географик һәм экологик белем бирү теориясе һәм методикасы профессоры, педагогика фәннәре докторы Җәүдәт Хөсәенов «Мәгариф» белән күптән түгел вафат булган язучы Шаһинур Мостафин белән бәйле хәт...
КФУның географик һәм экологик белем бирү теориясе һәм методикасы профессоры, педагогика фәннәре докторы Җәүдәт Хөсәенов «Мәгариф» белән күптән түгел вафат булган язучы Шаһинур Мостафин белән бәйле хәтирәләрен уртаклашты.
Шаһинур Мостафин талантлы шәхес иде. Ул миннән дә яшь иде бит әле. Чөнки ул миннән биш көн соң туган. Икебез дә Сукоярлар буларак та, яшьтиләр буларак та, гел аралаштык, сөйләштек, күрешеп яшәдек. Ул эчкерсез, талантлы шәхес иде. Аның белән сөйләшеп, серләшеп утыру күңелгә үзе бер рәхәтлек бирә иде.
Ул кешегә һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер булды. Мин – язучы түгел. Шулай булуга да карамастан, язмаларыма һәрчак игътибар итә иде. Кирәкле урынын төзәтә, кирәкле урынына үзенең акыллы фикерләрен дә өсти белде. Мин үзем, киресенчә, аның иҗатына, талантына, армый-талмый иҗат итүенә, активлыгына карап соклана идем. Аңа авыру тынгылык бирмәде. Тик шулай булуга да карамастан, ул күңелен төшермәде. Һәрвакыт ачык йөзле, көр күңелле булып кала белде. Шаһинур дустым авыруга каршы бертуктаусыз көрәште.
Әле дә хәтеремдә: мин аның хәлен белергә Казанның элеккеге 15 нче шәһәр хастаханәсенә килдем. Ул, мин барып җиткәнче үк, шул хәлендә дә мине каршыларга палатасыннан беренче катка төшкән һәм мине көтеп утыра иде. Мин хәл-әхвәлен белешүгә, үз иҗаты турында сөйләп китте. Бу күрешүдә ул үзенең соңгы язган китабын миңа бүләк итте. Болай гына да түгел, ә бәлки автографын язып, үзенең шәхси мөһере белән. Бу – минем өчен аның соңгы, олы бүләге булган икән.
Мин аның язмаларын даими рәвештә “Мәгариф” журналы, “Татарстан яшьләре” газетасы аша танышып бара идем. “Мәйдан” журналында исә ул барысы хакында да даими рәвештә язды. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы аның өчен олы бәйрәм булды. Аның ветераннар, сугыш геройлары хакындагы материаллары матбугатта еллар дәвамында даими урын ала килде. Авыру хәлендә дә аның шул чаклы хезмәте, язган мәкаләләренең исәпсез күп булуы мине һәрвакыт гаҗәпкә калдыра һәм сокландыра иде. Эчкерсез талант иясе иде шул, Шаһинур!
Минем әлеге язмам Шаһинур дустым, яшьтәшем рухына дога булып барсын иде.

Комментарийлар