Логотип Магариф уку
Цитата:

Шамил Садыйков: «Медиа-Питрау» үткәрү йоласы сакланырга тиеш

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков «Медиа-Питрау» үткәрү йоласы сакланырга тиеш дип санавы хакында «Татмедиа» бинасы янындагы ял итү паркында журналистлар һәм казан...

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков «Медиа-Питрау» үткәрү йоласы сакланырга тиеш дип санавы хакында «Татмедиа» бинасы янындагы ял итү паркында журналистлар һәм казанлылар өчен узган Питрау бәйрәмендә әйтте.
«Медиа-Сабантуй»ны узган атнада гөрләттек. Хәзер  «Медиа-Питрау». Бөтен бәйрәмнәргә «медиа» сүзен өстәп, ял итәбез, күңел ачабыз. Безгә дә, кешегә дә рәхәт. Иң мөһиме:  редакция өчен файдасы бар.  Алар офиста гына утырмый, халыкка чыга. Шул рәвешле керәшеннәр һәм аларның газеталары турында күбрәк кеше белә. «Медиа-Питрау» үткәрү йоласы сакланырга тиеш дип уйлыйм», – диде ул.
«Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе  Айдар Сәлимгәрәев бәйрәмнең традициягә әйләнеп баруына шат булуын әйтте. «Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм. Ялларда Питрау бәйрәмендә барчагызга да булырга мөмкинлек булмагандыр. Шуңа күрә Питрау Казанга килде. Мин «Туганайлар» газетасы хезмәткәрләренә зур рәхмәтемне белдерәм. Алар безне республикабызның мәдәниятенең күптөрлелеге белән таныштыра. Бу бәйрәмнең традициягә әйләнеп баруына шат», – диде ул.
«Туганайлар» газетасы баш мөхәррире Юлия Губина килгән кунакларны Питрау бәйрәме белән котлады. «Былтыр безнең аяк җиңел булды. Урамда «Медиа Питрау» оештырганнан соң, «Татмедиа» бинасы каршында бик күп бәйрәмнәр оештырыла башлады. Без моңа бик шат. «Туганайлар» газетасы республикадагы керәшеннәрне берләштерә. Алар турында яза, аларның гореф-гадәтләрен, җыр-моңларын, йолаларын саклый. Бүген бәйрәмгә килгән барлык кунакларны Питрау белән котлыйбыз», – дип тәбрикләде ул.
Скверда фотозона ясалган иде. Килгән кунакларны Питрауда пешерелә торган ризыклар белән сыйладылар. Бәйрәмне Олеся Дмитриева һәм Вадим Шрыков алып барды.
Бәйрәмдә Татарстанның атказанган артистлары Вадим Захаров һәм Олег Фазылҗанов, керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле, «Керәшен чибәре – 2016» Татьяна Ефремова һәм «Керәшен чибәре–2014» Алина Давыдова, яшь җырчылар Виктор Агапов һәм Кирилл Спичков чыгыш ясады.

  •  Питраудагы ызаннан кырык төрле чәчәк җыеп, кырык төрле чирдән дәва итеп тоткан әбиләр. Питрауга хәтле үләннең сихәте – яфракта, Питраудан соң – тамырда. Шуңа күрә Питрау узгач,  дару үләне җыймыйлар инде. Питраудан соң күке дә кычкырмый, сандугач та сайрамый.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ