Логотип Магариф уку
Цитата:

«Шигърият дулкынында» бәйгесе дәвамлы булачак

11 февральдә Төмән шәһәрендә Муса Җәлилнең туган көненә багышланган «Шигърият дулкынында» бәйгесенә йомгак ясалачак. Бу хакта безгә «Нур» хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе урынбасары Алсу Халидова сөйләде.

«Шигърият дулкынында» бәйгесе икенче тапкыр үткәрелә. Аның төп максаты – танылган шагыйрьләребез, язучыларыбызның шигырьләрен балалар арасында популярлаштыру, татар теленең дәрәҗәсен үстерү. Иҗади бәйге алар инициативасы һәм Бөтендөнья татар конгрессының Төмәндәге вәкиллеге ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Узган ел бу бәйге Габдулла Тукайның 137 еллыгы уңаеннан оештырылган. Балалар мәртәбәле жюри әгъзалары алдында каһарман шагыйрьнең шигырьләрен укыячак. 

Бәйгедә төрле яшьтәге балалар катнаша. Шул исәптән балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр дә. Иҗат бәйгесенең йомгаклау өлешендә барлык катнашучылар диплом белән бүләкләнәчәк. Бәйге кысаларында рәсем ясау номинациясе дә бар.  Быелгы бәйгедә 32 бала катнашырга теләк белдергән. Шуларның 18 е шигырь сөйләячәк, ә 14 бала рәсемнәрен тәкъдим итәчәк. Балалар мәртәбәле жюри әгъзалары алдында каһарман шагыйрьнең шигырьләре белән чыгыш ясаячак. Рәсемнәр Муса Җәлилнең әсәрләренә нигезләнеп ясалган.

«Мондый бәйгеләр безнең өчен зур куаныч. Бәйге балаларның катып калган телләрен  «Мин татарча сөйләшәм» дигән акция һәм шигърият аша татар теленә өйрәтүне максат итеп куя.  Шигырь өйрәнү, ятлау татар сүзләрен истә калдырырга ярдәм итә» , – диде Алсу Халидова, бәйгенең мөһимлеген ассызыклап.

Хатын-кызлар оешмасының башлангычында Венера Калиева белән Алсу Халидова үзе тора. Күпләрне әлеге татар иҗтимагый оешмасы нинди ният белән барлыкка килгән, дигән сорау кызыксындырыр. Алсу ханым әйтүенчә, Төмәндә актив, уңган, булдыклы татар ханымнары күп. Оешма шундый ханымнарны берләштерү, очрашып фикер алышу, төрле чаралар үткәрү һәм анда катнашу мөмкинлеге бирә. Берләшмәгә «Нур» исеме бирелү дә очраклы түгел икән. Бу сүзнең асылында нурлы, уңган, рухлы дигән матур сыйфатлар ята».

Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ