Логотип Магариф уку
Цитата:

Шигырь укучылар конкурсында катнаш!

Туган тел традицияләрен торгызу һәм талантлы балаларны ачыклау максатыннан Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы шигырь укучылар конкурсы оештыра.

«Туган тел» дип аталган конкурста балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларда тәрбияләнүчеләр катнаша ала. 

Министрлыктан алынган мәгълүматларга караганда, конкурста 7 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге социаль приютта тәрбияләнүчеләр катнаша. Гаризалар 2024 елның 8 апреленнән 14 апреленә кадәр кабул ителә.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
– 7 яшьтән 12 яшькә кадәрге иң яхшы шигырь укучы;
– 13 яшьтән 17 яшькә кадәрге иң яхшы шигырь укучы.
Конкурс үткәрү мәсьәләләре буенча консультацияләрне министрлыкның Республика ресурс үзәгендә белешергә мөмкин.

Мөршидә Кыямова
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ