Логотип Магариф уку
Цитата:

Социаль фондта 2024 елда бердәм пособиене озайтуга гариза бирү турында сөйләделәр

Бердәм пособие Россиядә 2023 елдан 12 айга билгеләнә. Аны рәсмиләштерүгә гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында, күп функцияле үзәктә яки социаль фондның клиент хезмәтендә бирергә мөмкин.

Яңа елда бердәм социаль пособие түләүне озайту өчен татарстанлыларга социаль фондка яңадан гариза бирергә кирәк. Моны алдан билгеләнгән түләү срогы тәмамланганчы бер ай эчендә эшләргә мөмкин. Бу хакта Социаль фондның Татарстан буенча бүлеге матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

«2023 елның гыйнварында рәсмиләштерелгән пособиене беренче алучылар өчен мондый срок 2023 елның декабрендә җитте. Февральдә, мартта һәм соңрак пособие билгеләнгән кешеләргә түләү тәмамланганчы бер айдан да иртәрәк булмаган вакытта мөрәҗәгать итәргә кирәк. Татарстанда барлыгы 200 меңнән артык бала пособие ала. 100 процент түләү күләме 12,7 мең сум тәшкил итә, 75 процент - 9,5 мең сум, 50 процент - 6,3 мең сум», - дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га матбугат хезмәтендә.

Бердәм пособие Россиядә 2023 елдан 12 айга билгеләнә. Аны рәсмиләштерүгә гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында, күп функцияле үзәктә яки социаль фондның клиент хезмәтендә бирергә мөмкин. Пособиене озайтуга гаризаны күрсәтелгән вакыттан да соңрак бирергә мөмкин. Әмма бу очракта түләү өзлексез булмаячак, ә мөрәҗәгать хупланган очракта дәүләт ярдәме гариза биргән айдан ук түләнә.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ