Сугыш чоры баласы «Гаврош» балалар приютында кунакта булды
Бөек Ватан сугышы елларының никадәр куркыныч, кансыз, дәһшәтле булганын бүгенге чор балалары фильмнар, әдәби әсәрләр, әби-бабалары сөйләгәннәре аша гына беләләр. Әлеге тыныч тормышта яшәү өчен илебез...
Бөек Ватан сугышы елларының никадәр куркыныч, кансыз, дәһшәтле булганын бүгенге чор балалары фильмнар, әдәби әсәрләр, әби-бабалары сөйләгәннәре аша гына беләләр. Әлеге тыныч тормышта яшәү өчен илебез каһарманнарының никадәр көч-кан түккәннәрен белеп үсәргә тиеш алар. Үзләренә генә мондый куркынычларны күрергә язмасын. Ә бит сугыш елларында никадәр бала ятим калган, ачлык-авырулардан дөньядан китеп барган, ә күпме бала дошман концлагерьларында газап чиккән. Бүгенге көндә Казанда гомер итүче Вера Георгиевна Бакаева да - сугыш чоры баласы, дошман концлагере корбаны. Казанның «Гаврош» балалар приютында тәрбияләнүче сабыйлар бүген әлеге көчле шәхес белән очрашты. Вера Георгиевна балаларга үзенең күргәннәре, тормыш юлы турында сөйләде. Аның беренче сүзләреннән үк сабыйлар тын калдылар. Вера Георгиевна фашистлар кулына эләккәндә аңа бары 7 яшь була. Нәни кызның күз алдында әнисен һәм кечкенә энесен сарайга ябып, яндырып үтерәләр. Концлагерьда ни генә күрми кыз. Балаларны ничек генә изаламыйлар анда. Төрле уколлар кадыйлар, болай да хәлсез сабыйларның каннарын алалар, төрле тәҗрибәләр үткәрәләр. “9 яшемдә авызымдагы бөтен тешләрем коелып бетте”, - дип сөйли Вера Георгиевна. Анда кызның аягын бик каты яралыйлар. Шул яра белән ул озак вакыт газап чигеп йөрергә мәҗбүр була. Дошман кулыннан азат ителгәч, аның аягын хәтта кисәргә уйлыйлар. Бәхеткә, табиблар аны дәвалап аякка бастыралар. “10 яшемнән мин мехкомбинатта кием кисүче булып эшли башладым һәм беренче медалемне алдым”, - ди Вера ханым. Әле балачакның рәхәтен дә күрергә өлгермәгән, ләкин инде иң куркыныч вакыйгаларның шаһиты булган нәни кыз 10 яшеннән илебез өчен хезмәт куя башлый. Үзенең күргәннәрен сөйләгәндә Вера Георгиевна күз яшьләрен тыеп тора алмады. Аны игътибар белән тыңлап утыручы “Гаврош” нәниләрен дә сөйләгәннәр һич тә битараф калдырмады.
Кечкенә Вераны, гомумән әлеге газапларга дучар булган балаларны кызганудан аларның күзләрендә яшь бөртекләре ялтырый иде. Шулкадәр күп авырлыклар күрсә дә, сынмый-сыгылмый алга барган, йөзендәге елмаюын югалтмаган кеше аларда, һичшиксез, соклану хисе уяткандыр.
Комментарийлар