Логотип Магариф уку
Цитата:

Свердловск өлкәсендә татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада нәтиҗәләре билгеле

Олимпиадада татар этномәдәни компонентлы гомуми белем бирү мәктәпләренең 7–11 нче сыйныфларыннан 44 укучы катнашты.

Свердловск өлкәсе Мәгариф һәм яшьләр сәясәте министрлыгының өлкә чаралары планы нигезендә укучылар арасында татар теле һәм әдәбиятыннан өлкә олимпиадасы узды. Бу хакта Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел олимпиада мәгълүмати-коммуникация технологияләрен кулланып, көндезге этапта үткәрелде, катнашучылар муниципаль берәмлекләрнең мәгариф оешмаларында (Әртә шәһәр округы, Әчет шәһәр округы, Түбән Серга муниципаль районы, Красноуфимск округының муниципаль берәмлеге) олимпиада биремнәрен үтәде.

Олимпиаданы үткәрү өчен һәр муниципаль берәмлектә бер белем бирү учреждениесе билгеләнде, анда олимпиада биремнәренең үтәлеше видеофиксация белән тәэмин ителде һәм җәмәгать күзәтүчеләре билгеләнде.

Олимпиадада татар этномәдәни компонентлы гомуми белем бирү мәктәпләренең 7–11 нче  сыйныфларыннан 44 укучы катнашты.

  • Олимпиада нәтиҗәләрен сылтама аша кереп карап була.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ