Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар төбәкләренең тарихына багышланган китаплар сериясе тәкъдим ителде

Тарих институты татар төбәкләренең тарихына багышланган китаплар сериясен тәкъдим итте.

Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты татарларның торак пунктлары һәм тупланып яшәгән урыннары тарихы турындагы китаплар сериясе чыгарды. Алар арасында Татарстанның Минзәлә, Алабуга шәһәрләре, Тәтеш өязе, Азнакай төбәге авыллары, Актаныш, Әлмәт, Мөслим, Сарман районнары һәм Башкортстанның Бакалы, Илеш районнары тарихына багышланган монографияләр бар. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Тарих институты чыгарган китапларны тәкъдим итүгә багышланган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр. Бу хакта "Татар-информ" яза.

Тарих институты тарафыннан Лилия Габдрафикованың «Уездный город Мензелинск (XVIII йөз ахыры – ХХ йөз башы)», Эльмира Сәлахованың «Тәтеш өязе татарларының көнкүреше һәм рухи тормышы (XVIII йөз ахыры – XX йөз башы)», Ленар МифтахҖәмилә МифтахОлег Владимировның «Ревизские сказки 1795 года по уездному городу Елабуге», Таһир Кәримовның «Татарские поземельные волости. Том 1. Булярская волость» һәм «Азнакай төбәге авыллары һәм нәселләре тарихы» китаплары тәкъдим ителде.

Тарих институты соңгы елларда татарлар яши торган төрле төбәк һәм авыллар тарихын өйрәнүне актив алып бара. Әлеге китаплар сериясе шул традициянең дәвамы буларак дөнья күргән. Институтның соңгы арада бу юнәлештә көч куюы халыкның җирле тарих белән кызыксынуы арту белән бәйле. Бу хакта Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры урынбасары Марат Гыйбатдинов әйтте.

«Татар халкының җирле тарих белән кызыксынуы арту күзәтелә. Ул үзе туган, үскән урынның тарихын белергә омтыла, эзләнә. Әмма, ни кызганыч, аның ихтыяҗына җавап бирерлек чын фәнни методларга нигезләнеп әзерләнгән тарихи хезмәтләр, белешмәлекләр аз. Төбәк тарихчыларының китаплары еш кына буыннан-буынга күчкән легендаларга, риваятьләргә, имеш-мимешләргә нигезләнеп язылган. Фәнни нигезләргә таянып, архив материалларын өйрәнеп, профессиональ фәнни алымнар кулланып әзерләнмәгән мондый хезмәтләрнең тарихи кыйммәте түбән.

Бүген без тәкъдим иткән китапларны профессиональ галимнәрнең, тарихчыларның төбәк тарихчылары белән кулга-кул тотышып эшләвенең уңай үрнәкләре дип атарга була. Әлеге хезмәтләр фәкать профессиональ алымнар ярдәмендә, мәгълүматны «иләк аша» үткәреп, өйрәнеп, анализлап әзерләнгән. Шул рәвешле, китапларның һәрберсе югары тарихи кыйммәткә, әһәмияткә ия», – диде Марат Гыйбатдинов.

Минзәлә шәһәренең тарихын комплекслы өйрәнүчеләрдән беренче булып, Тарих институтының баш фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре докторы Лилия Габдрафикова «Уездный город Мензелинск» дип исемләнгән монографиясендә XVIII гасыр азагыннан алып ХХ гасыр башына кадәр төбәкнең көнкүрешен өйрәнгән.

«Әлеге хезмәт Минзәләнең Идел-Урал регионының икътисади һәм мәдәни үзәгенә әверелү юлын тасвирлый. Шәһәрнең идарә итү системасының, социаль-мәдәни өлкәсенең формалашуы, хакимият һәм җәмгыять арасындагы мөнәсәбәтләр, дини төрлелек кебек мәсьәләләр, шәһәрнең көндәлек тормышы өйрәнелде. Төбәкнең тарихы моңарчы өлешчә генә өйрәнелгән булган. Китап юкка гына 400 битлек түгел. Минзәләлеләр искиткеч кызыклы тарихи юл узган. Алар нефть эзләгән, гимназияләр төзегән, китап нәшрияты булдырырга тырышкан, тимер юл турында хыялланган. Бу төбәкнең ачылмаган «сер»ләре күп булган. Әлеге хезмәттә аларның күбесе чишелде», – ди автор.

Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Эльмира Сәләхова үзенең «Тәтеш өязе татарларының көнкүреше һәм рухи тормышы» дип исемләнгән хезмәтендә тарихи яңалык ачуын белдерде. Тарихчы әйтүенчә, нефть беренчеләрдән булып нәкъ менә Тәтештә табылган, гәрчә Тәтешнең нефтьле төбәк икәнлеге билгеле факт түгел.

«Нефть төбәге дип Әлмәт ягын атыйбыз. Әмма баксаң, нефть беренчеләрдән булып Тәтештә табылган икән. Инде 17 нче гасыр уртасында ук Тәтеш районының Сөякәй авылында җир өстендә нефть чыкканы ачыклана. Дәүләт тарих архивында Тәтеш җирлегендә нефть ятмалары ачыклануын раслаган документ саклана. Ул 1913 елга карый. Әлеге документны мин хезмәтемә керттем. Эзләнүләр дәверендә әлеге төбәкнең бөтенләй диярлек өйрәнелмәгән як икәненә инандым. Үзебезнең җирле тарихны барлыйсы да барлыйсы икән әле», – ди автор.

Тарих институты татарларның торак пунктлары һәм тупланып яшәгән урыннарын өйрәнү буенча эшчәнлеген алга таба тагы да куәтләндерергә ниятли. Моны Тарих институты директоры урынбасары Марат Гыйбатдинов искәртте.

«Татарлар яшәгән барлык төбәкләрнең тарихын барлау планы бар. Татарстандагы торак пунктларны гына түгел, читтәгеләрне дә өйрәнү зарур. Әлбәттә, бу – бик зур, масштаблы эш. Бер институт көче белән генә барып чыга торган эш тә түгелдер, мөгаен. Әмма инициатива бер тарафтан чыкса, калганнар кушылыр, иярер, дип ышанасы килә. Мәсәлән, менә күптән түгел Чистай шәһәре җәмәгатьчелеге үзенең җирле тарихын өйрәнү турында сорау күтәрде. Язучылар берлеге аларга теләктәшлек белдерде, хуплады. Галимнәр, тарихчылар да бу эшкә кушылачак.

Бер генә торак пунктның да тарихы кечкенә була алмый. Кайсы гына торак берәмлекне алма, аның үзенә генә хас тормышы, язмышы, тарихы бар. Өйрәнә калсаң, вак кына авылларның да тарихы тирән, кызыклы. Аны өйрәнү мөһим һәм кирәкле эш. Бу – бәхәссез мәсьәлә. Олы ватанга мәхәббәт кече ватанга ихтирам һәм яратудан башлана лабаса», – диде ул.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ