Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан бизнесменнары өчен бушлай хезмәтләр

Татарстан бизнесменнары үз эшләрен үстерү өчен бушлай хезмәтләрдән файдалана ала. Ярдәм чаралары «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында күрсәтел...

Татарстан бизнесменнары үз эшләрен үстерү өчен бушлай хезмәтләрдән файдалана ала. Ярдәм чаралары «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында күрсәтелә, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгының матбугат үзәге.
Хәзер товарларны маркетплейсларның берсендә бушлай урнаштыруга, интернет-мәйданчыклар белән эшләү буенча квалификация күтәрүгә, электрон документ әйләнеше системасына керү һәм еллык хисап тапшыруга гаризалар кабул итү, бизнес алып бару һәм товарларны җәелдерү мәсьәләләре буенча укыту курслары ачылган.
Программада катнашу өчен сайтта «Региональ ярдәм чаралары» бүлегендә теркәлергә кирәк. Татарстанда бизнесны үстерү мөмкинлекләре турында тулырак +7(843)524-90-90 телефоны аша белергә мөмкин.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ