Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан Фәннәр академиясендә – яңа вице-президент

Фәннәр академиясе яңа президентлы булганнан соң, андагы моңарчы эшләп торган вице-президентлар бер-бер артлы алышынды.

Татар халкында “Яңа себерке яңача себерә” дигән гыйбарә бар. Бу әйтем Татарстан Фәннәр академиясенең яңа җитәкчелегенә дә мач килеп тора. 


Фәннәр академиясе яңа президентлы булганнан соң, андагы моңарчы эшләп торган вице-президентлар бер-бер артлы алышынды. Моңа кадәр академиядә гуманитар фәннәр буенча куратор булган Дания Заһидуллина вице-президент вазифасыннан киткән иде инде. Ә аның урынына Айнур Тимерханов билгеләнде. Яңа ел башыннан академия штатындагы өч вице-президентның калган икесе дә – 2007 елдан бирле техник дисциплиналар буенча куратор булган Айрат Абдуллин белән 2014 елдан социаль-икътисади юнәлеш буенча җаваплы булган Вадим Хоменко да – вице-президент вазифаларыннан азат ителделәр. Тик изге урын буш тормый инде.


Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов КФУ проректоры, Татарстанның элеккеге икътисад министры Марат Сафиуллинга академиябезнең вице-президенты булырга тәкъдим ясады.


Таһир САБИРҖАНОВ
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ