Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан Фәннәр академиясенең яңа вице-президентларын тәкъдим иттеләр

Рифкать Миңнеханов Татарстан Фәннәр академиясенең яңа вице-президентларын тәкъдим итте.

Татарстан Фәннәр академиясе вице-президентларын Россия фәне көненә багышланган тантаналы җыелышта әлеге оешма җитәкчесе Рифкать Миңнеханов тәкъдим итте. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева яза.

«Мөмкинлектән файдаланып, академиклар һәм әгъза-мөхбирләргә билгеләнгән җитәкчеләрне тәкъдим итәсе килә», - диде Татарстан Фәннәр академиясе президенты.

Шулай итеп, Айнур Тимерханов социаль-гуманитар юнәлеш, ә Ләйсән Әбҗәлилова табигый-фәнни юнәлеш буенча вице-президент булды.

Моннан тыш, 1 марттан стратегия, икътисад һәм социология буенча вице-президент итеп Марат Сафиуллин билгеләнәчәк.

Татарстан Фәннәр академиясе президентының аналитика, халыкара һәм конгресс-күргәзмә эшчәнлеге, массакүләм мәгълүмат чаралары буенча урынбасары Рөстәм Камалов, административ-хуҗалык тәэминаты буенча Дамир Гыйльметдинов булды.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ