Логотип Магариф уку
Цитата:

Илсур Һадиуллинның мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре көне белән котлавы

Хөрмәтле тәрбиячеләр, мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре һәм педагогик хезмәт ветераннары!

Сезне ихлас күңелемнән һөнәри бәйрәмегез – тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм!

Балалар бакчасындагы вакыт – бала тормышында аеруча мөһим һәм җаваплы чор. Сабыйның бәхетле балачагы һәм алга таба язмышы аны тәрбияләү белән шөгыльләнүчеләрнең зирәклегенә, сабыйларының эчке дөньясына булган игътибарга бәйле.

Тәрбияче булу – җаваплы, авыр һәм бәяләп бетергесез хезмәт. Нәкъ менә мәктәпкәчә яшьтә балаларның холык-фигыленә нигез салына, шәхес формалаша, талантлары ачыла. Сез һәр көнне нәниләргә игътибар, кайгырту һәм җылылык бүләк итәсез. Сезнең ярдәм белән алар дөньяны танып белә, аралашырга һәм җәмгыятьтә яшәргә өйрәнә.

Республикабызда балалар бакчаларында 50 меңгә якын мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәре эшли, шуларның 20 меңе – педагогик хезмәткәрләр.

Балалар бакчаларында кече төркемнәрдә эшләүчеләр һәм хезмәт күрсәтүче персоналның хезмәте аеруча зур хөрмәткә лаек. Педагогик хезмәт ветераннарына бик күп җылы сүзләр әйтәсе килә!

Бәйрәм белән сезне, кадерле тәрбиячеләр, кече тәрбиячеләр, пешекчеләр, балалар бакчаларында эшләүчеләр! Барыгызга да сәламәтлек, иҗади уңышлар, гаиләләрегезгә иминлек телим!

                               Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры  Илсур Һадиуллин

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ