Логотип Магариф уку
Цитата:

Волгоградта концерт куйдылар

Татарстан сәнгать осталары Волгоградта концерт күрсәтте.

Кичә Волгоград шәһәренең Халыклар иҗаты үзәгендә Көньяк федераль округына кергән татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре, татар активы җыелды. Биредә алар өчен Волгоград өлкәсе һәм Татарстанның сәнгать осталары әзерләгән концерт тәкъдим ителде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашты.

Концерт башланыр алдыннан Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Татарстан Республикасы хөкүмәте һәм Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән сәламләп, бердәм булырга, алда торган бурыч һәм максатларны бергәләшеп тормышка ашырырга өндәде. Ул март аенда узачак Россия Федерациясе Президенты сайлауларында татар иҗтимагый оешмалары вәкилләрен актив катнашырга чакырды.

Милли Шура рәисе халкыбызның телен, гореф-гадәтләрен, йолаларын саклауга зур өлеш керткән милләттәшләребезгә Бөтендөнья татар конгрессы медальләрен һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.

Бәйрәм кунакларын Волгоград өлкәсенең милләтләр һәм казаклар эшләре буенча комитет җитәкчесе Эдуард Давыдовский һәм Волгоград өлкәсе татарлары автономиясе рәисе Әнвәр Булатов та сәламләде.

Чара артистлар һәм иҗат коллективларының чыгышлары белән дәвам итте. Тамашачыларга иҗади номерларын «Чишмә» һәм «Туган як» ансамбльләре бүләк итте. Татарстанның дәүләт камера хоры да чыгыш ясады. Бу – Сталинград өчен барган сугышта җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан Волгоград өлкәсе халкына хөрмәт билгесе, диелә хәбәрдә.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ