Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан укучылары – Бөтендөнья яшьләр фестивалендә

1 марттан 7 мартка кадәр Сочида Бөтендөнья яшьләр фестивале узачак.

Фестивальнең «Киләчәкне бергә башлыйк» дип аталган махсус программасы кысаларында төрле илләрдән 14– 17 яшьлек яшүсмерләр хезмәттәшлеккә юнәлдерелгән проектлар эшләү өчен бер мәйданда җыелачак. Биредә Татарстанның 14 укучысы үз проектлары белән чыгыш ясаячак. Фестивальдә барлыгы 78 илдән мәктәп укучыларының катнашуы көтелә.
Атна дәвамында катнашучылар төрле лабораторияләрдә һәм остаханәләрдә мәдәният, сәнгать, иҗат, гуманитар фәннәр, медиа, мәгариф һәм башка өлкәләрдәге ирешелгән казанышларга тикшерү уздырачаклар. Татарстан укучылары  үз республикасын телекүпер аша да таныштарачак һәм башка илләрнең мәдәниятен һәм традицияләрендә күрә алачаклар.


Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ