Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан укучылары Интернет турында белемнәрен тикшерә алачак

Интернет турында белемнәрен «Учи.ru» платформасы аша тикшерә ала

25 декабрьгә кадәр Татарстан  укучылары  «Имин интернет» Бөтенроссия онлайн-олимпиадасында катнаша ала. Татарстанның 1–9 нчы  сыйныф укучылары бушлай Интернет турында белемнәрен «Учи.ru» платформасы аша тикшерә ала. Олимпиада РФнең Цифрлар министрлыгы ярдәме белән  «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.

Укучылар  олимпиада биремнәрен мәктәптә дә, өй шартларында чишә алачак. Платформада теркәлү ата-ана яки укытучы ярдәме белән башкарыла.

Олимпиаданың төп максаты –  кече һәм урта сыйныф укучыларының цифрлы грамоталылыгын арттыру, аларны интерактив биремнәр аркылы Интернет челтәрендә куркынычсыз тәртип кагыйдәләренә төшендерү һәм гамәлдә кулланырга өйрәтү.

Ничек итеп  Интернет челтәрләрендә куркынычсыз аралашу кагыйдәләренә өйрәнергә? Интернет аша  сатып алганда ничек ялган тозагына эләкмәскә? Укучылар олимпиадада бу һәм  гаджетларны дөрес куллануга, спамны билгели алуга юнәлдерелгән сорауларга җавап бирергә тиеш булачак.

Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ